(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нчы май, Алсу Сафина). Казанда
“Алтын шайба” боз сарае янында Гаврилов урамында урнашкан “Савиново” балалар-яшүсмерләр
спорт мәктәбе өчен футбол кырын төзү эшләре башланып китәчәк. Объект
төгәлләнгәч спорт мәктәбенең 300 укучысы өчен үз тренировка базасы булачак.
Моның турында бүген Башкарма комитеттагы эшлекле дүшәмбедә Физкультура һәм спорт
комитеты рәисе Светлана Вострикова хәбәр итте.
“Универсиададан
соң шундый күп спортив объектлар төзеп тә без эшчәнлегебезне туктамадык”, -
диде Казан Мэры Илсур Метшин. Шулай ук ул “Ракета” балалар-яшүсмерләр
спорт мәктәбе территориясендә 2018 елда ачылачак бассейн төзелүен искәртеп
китте. Яңа-Савин районында яңа футбол кырын төзү эшләре башланып китте. Шәһәр
башлыгы сүзе буенча яңа объектны төзү турында район халкы үзе сорады.
С.Вострикова хәбәр иткәнчә, республиканың бюджет чараларына
чаңгы ярышлары буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе өчен блок модульле чаңгы
базасы сатып алына, ул Горький шоссесы 24 А адресында урнашкан 3-нче номерлы
гимназия территориясендә төзеләчәк. Ә республиканың муниципаль хезмәткәрләр
спардакиадасында җиңү өчен Башкарма комитетның командасына бирелгән 2 млн. сумга
“Яшь гвардия” спортив-сәламәтләндерү лагере территориясендә универсаль
баскетбол-волейбол мәйданчыгы төзеләчәк.
Шулай да хәл ителәсе сораулар әле кала – балалар спортив
мәктәпләренең капиталь төзекләндерелүе, иске җиһазларны алмаштыру, спортив киемнәр
сатып алу һ.б. Физкультура һәм спорт комитеты рәисе сүзе буенча, бүгенге көндә
1990 елга кадәр төзелгән 9 спортив объектта капиталь төзекләндерү эшләре алып
бару зарур. “Балалар спорт мәктәпләренә капиталь төзекләндерү ясау буенча
республика программасы булдыру ихтыяҗы бар”, - диде С. Вострикова.
Муниципаль спорт
мәктәпләренең матди-техник базасы турында сөйләгәндә Физкультура һәм спорт
комитеты рәисе түбәндәгеләрне билгеләп узды: әлеге вакытка бу 7 стадион, 6 боз
аренасы, 5 бассейн, 2 җиңел атлетика манежы, бер ат спорты комплексы, 7
универсаль спорт залы, 12 тренажерлы зал, 22 спортив зал һәм 20 яссылык спорт
мәйданчыкларын үз эченә керткән 29 спортив объект.
“32 мәктәп арасында 25 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
безнең объектларда шөгыльләнә, ә 7 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе федераль
һәм аның карамагындагы объектларда урнашкан” – диде С.Вострикова.