(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нчы май, Антон Ноздрин). Казан Мэры
Илсур Метшин рәислегендә узган чираттан тыш Казан шәһәр Дума сессиясе
утырышында депутатлар шәһәр төзү регламентлары зона картасына үзгәрешләр кертү
карарын кабул итте. “Казан Арена” стадионы һәм Аккош күле тирәсе территорияләрендә
үзгәрешләр булачак.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше җитәкчесе Владимир Фомин сүзе
буенча, “Казан Арена” акционерлар җәмгыяте һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре
комитеты С.Хәким, Чистай урамнары, Әмирхан, Ямашев һәм Казансу елгасы яры белән
чикләнгән территорияне рекреацион-ландшафт зонага күчерү тәкъдиме белән
мөрәҗәгать итте.
Марат Бикмуллин территориянең хәзерге экосистемасын саклау
мәсьәләсен күтәрде. И.Метшин тиешле депутатлар комиссиясенә һәм район башлыгына
килештерү вакытында әлеге сорауны җентекләп карарга тәкъдим итте. “Әлеге
проектны гамәлгә ашырганда инвесторлар экологлар фикерен дә исәпләргә тиеш”, -
диде ул.
Шулай ук В.Фомин гражданин Р.Гыйльфановның Аккош күле
территориясендә урнашкан участокларны рекреацион-ландшафт зонасыннан шәхси
торак төзелеш зонасына күчерү турында соравын хәбәр итте. “Без әлеге
территориянең фактик кулланылышы буенча документларны яраклаштырырга тиеш”, -
диде идарә башлыгы.
Депутатлар үзгәрешләрне бертавыштан хуплап чыктылар.