(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август, Алсу Сафина). Бүген Казан
Мэры Илсур Метшин Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексын реконструкцияләү
барышын тикшереп кайтты. Комплекс совет неоклассицизмы һәм “Сталин ампиры”
архитектура стилләрендә төзекләндереләчәк. Бүгенге көндә 75% эш эшләнгән, төзекләндерү
эше сентябрь ахыры – октябрь башына тәмамланыр дип планлаштырыла. Мэр
подрядчыларны төзекләндерү эшен сыйфатлы һәм барлык технологияләрне саклап
башкарырга чакырды. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, төзекләндерелгән
мәдәни-ял итү комплексы Авиатөзелеш районында яшәүчеләр өчен генә түгел, барлык
казанлылар өчен дә зур бүләк булачак.
Подрядчы оешма ҖЧҖ “Восток-С” җитәкчесе Олег Новосельский сүзләренә
караганда, төзекләндерү эшләрен башкару турында килешү 3-нче майда төзелгән һәм
шуннан бирле төзелеш эшләре әлеге объектта туктатылмаган. “Объектның әзерлеге
75% тирәсе. Түбә ясалган, баскычлар реставрацияләнгән. Без хәзер эшне тәмамлау
алдында торабыз”, - диде О.Новосельский.
Искәртеп китик, Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы
мәдәни мирас итеп танылган иде. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов биредә
барлык эшләр дә бик зур игътибар белән үтәлә, дип билгеләп үтте. “Без объектка
берничә тапкыр ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә килдек, ТР Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова төзекләндерү эше барышын тикшерә”, - дип сөйләде
А.Абзалов.
Проект архитекторы, В.П.Аксенов музей-йортының җитәкчесе
Ирина Аксенова әлеге объектны уникаль дип атады. “Бәхеткә, объект аның
белән эш итәрлек дәрәҗәдә сакланган. Биредә үткән гасыр урталарына хас булган
күп әйберләр сакланган: совет неоклассицизмы һәм “Сталин ампиры” архитектура
стилләре билгеләре. Әлеге үзенчәлекләрне без бинаны төзекләндерү барышында
сакларга телибез” – дип сөйләде проект архитекторы.
Мәсәлән, бинада классик технологияләр белән ясалган ут
яктыркычлар, люстралар сакланып калган, аларның кайберләре әле дә эшли, ләкин
күбесен ремонтларга кирәк. Әңгәмә барышында, Мэр аларны чистартып, эшләрлек
дәрәҗәгә китерергә, ә хезмәт һәм чишенү бүлмәләренә 60-нчы еллар чорына туры
китереп, заманча люстралар эләргә тәкъдим итте.
Илсур Метшинга интерьерның аерым элементларында кулланылачак
материалларны да күрсәттеләр. Сүз уңаеннан, идәннәрдәге паркет
реставрацияләнәчәк.”50 елдан соң да идәннәр үзләренең функцияләрен үтәрлек
дәрәҗәдә сакланган”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. “Восток-С” җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыятьнең җитештерү-техник бүлеге җитәкчесе Кирилл Вильдеев
аңлатуынча, әлеге вакытта объектта мөһим эшләр башкарыла, бина киптерелә,
паркетны җәю, бинада билгеле бер дымлылык урнашкач, башланачак.
Моннан тыш, бинада тәрәзәләр яңартылачак. Мэр тәрәзәләрдәге
бикләргә игътибар итте, алар яңа тәрәзәләргә күчереләчәк. Шулай ук, бинада яңа
имән ишекләр куелачак.
Төзекләндерү барышында 200 урынга исәпләнгән кино залы
үзгәрешләр кичерәчәк. “Безнең алда бүгенге көн таләпләренә җавап биргән бина булдыру,
шул ук вакытта үткән чор үзенчәлекләрен саклап калу бурычы тора. Без әлеге
балансны тотарга тырышабыз”, - диде Ирина Аксенова. Аның сүзләре буенча, 50-нче
елларда бинаны бизәү планын сурәтләгән архив документлары табылган. Кино залы “Dolby”
стандарталарына (күпканаллы тавыш) туры китереп эшләнер дип көтелә.
Спорт залы да яңарачак. Борыс идәннәр сакланачак һәм элеккеге
чорның элементы булып, төрле арт-объектлар рәвешендә лозунглар өстәләчәк.
800 урынлык концертлар залына килгәндә, ул яхшы сакланган. Архитектор
сүзләренә караганада, бары тик урындыклар гына хәзерге заман таләпләренә туры
килми.
Эш барышында табылган әйберләр арасында дәүләт һәм сәясәт
эшлеклеләре портретлары бар: Г.Маленков, М.Калинин, С.Киров. Шулай ук, үткән
заман җиһазлары – граммофон, тавыш көчәйткеч элементлары да табылган. Болар
барысы да яңартылган мәдәни-ял итү комплексы интерьерында кулланылачак.
Искәртеп китик, мәдәният йортында яңа юнәлешләр буенча
дәресләр ачарга планлаштыралар. Мәсәлән, заманча җиһазландырылга спорт залы яңа
төрле спорт секцияләрен ачарга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, мультимедия
мәктәп-студиясе, иң кечкенәләр өчен эстетик үсеш үзәге, коворкинг зоналары
булыр, дип фаразлана.
“Күз курка – кул эшли. Без эшнең ни дәрәҗәдә үтәлешен һәм
эшләр тәмамлангач, бинаның ничек булачагын күрәбез. Бу Авиатөзелеш районында
яшәүчеләр өчен генә түгел, барлык казанлылар өчен дә зур бүләк булачак”, - дип әйтте
И.Метшин. Ул Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы янында метро барлыгын һәм
шәһәребезнең төрле районнарында яшәүчеләр монда килеп йөри алачагын искәртте. Мэр
ТР Президентына мәдәният йортын реконструкцияләү турындагы карары өчен рәхмәтен
белдерде.
“Барлык технологияләрне дә үтәп, төзекләндерү эшләрен
сентябрь ахырына тәмамларга кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы
подрядчыларга. Барлык эшләр дә сыйфатлы үтәлергә тиешлегенә И.Метшин басым
ясады.
Исегезгә төшерик, мәдәният йортын төзекләндерү турында
карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткән елның сентябрендә
мәдәни-ял итү комплексына тоташа торган “Крылья Советов” паркын ачу тантанасы
барышында кабул итте. ТР министрлар кабинеты карары буенча, Ленин исемендәге
комплексны реконструкцияләү өчен 349 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Моңа кадәр
1960-нчы елда төзелгән бина бер тапкыр да төзекләндерелмәгән. Заказ бирүче булып
“ТР баш инвестицион-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе тора.
Бүгенге көндә Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында ике
мең катнашучысы булган 49 клуб оешмасы эшләп килә. Капиталь төзекләндерү эшләре
башлангач, барлык коллективлар да “Крылья Советов” паркына чыктылар. Коллективлар
“Мәдәни мохит” проекты кысаларында актив катнашалар. Шулай ук, “Жизнелюб”
проекты кысаларында паркта бал биюләре, заманча хореография, халык биюләре, сынлы сәнгать буенча мастер-класслар, өстәл уеннары оештырыла.