(Казан шәһәре
KZN.RU, 27 ноябрь, Антон Ноздрин). Казан “Сәламәт шәһәрләр, районнар һәм
бистәләр” Халык сәламәтлеген һәм яшәү сыйфатын яхшырту ассоциациясенә керде. Карар
21 ноябрьдә Ассоциациянең “Гаиләнең сәламәтлек саклау сәясәте: эффектлы муниципаль
практикалар” ачык тыңлауларында РФ Иҗтимагый палатасында Мәскәүдә кабул ителде.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россия вәкиллеге җитәкчесе фикеренчә,
Казан “Сәламәт шәһәрләр” Европа челтәренә керергә мөмкин. Бу хакта бүген
эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Казан гаризасын
ачык тыңлауларда Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир
Фәттахов тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, “Сәламәт Казан” статусы шәһәр үсешенең
төп юнәлеше булып тора. Ул ассоциациягә Татарстан башкаласында гамәлгә ашырыла
торган мөһим проектлар турында сөйләде: сәламәтлек саклау учреждениеләре биналарын
капиталь төзекләндерү, спорт инфраструктурасын үстерү, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү.
Оешма әгъзалары Татарстан башкаласы гаризасын бертавыштан кабул иттеләр.
Татарстан башкаласы
гаризасын Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россия вәкиллеге җитәкчесе Мелита
Вуйнович та хуплады. Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, М.Вуйнович Казанның Бөтендөнья
сәламәтлек саклау оешмасының “Сәламәт шәһәрләр” проекты әгъзасы булырга яхшы
мөмкинлеге булуы һәм Европа шәһәрләре челтәренә керүе хакында рәсми фикер
белдерде. “Бездә сәламәт мохит булдырырга яхшы алшартлар булуы билгеләп үтелде.
Бу югары технологияле медицина да, яшәү озынлыгы арту да, заманча спорт
инфраструктурасы да”, - диде Казан Мэры. Аның сүзләренчә, М.Вуйнович апрель
аенда Казанга килгән иде һәм шартларны үз күзләре белән күрде.
И.Метшин билгеләп
үткәнчә, Россиядә шәһәрләр өчен барлыгы 12 квота бар. Мэр ассызыклаганча, Европа
челтәренә керү шәһәр өчен югары технологияле медицинага юл ачачак. “Без
сәламәтлек саклау технологияләрен берничә ел кулланылган алдынгы шәһәрләр, башкалалар
һәм илләр рәтенә басабыз. Бу безгә 2030 елга кадәрге үсеш стратегиясендә
куелган бурычларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Без сәламәтлек һәм актив озын
гомерлелек территориясе булырга телибез, дигән идек”, - диде Илсур Метшин.
Билгеләп үтәргә
кирәк, Казан белән бергә ассоциациягә тагын 8 шәһәр керде. Шулай итеп, оешма
әгъзалары саны 58 булды, ә әлеге шәһәрләрдә яшәүчеләр саны 15 млн. кешегә кадәр
артты.
Белешмә
“Сәламәт
шәһәрләр, районнар һәм бистәләр” Халык сәламәтлеген һәм яшәү сыйфатын яхшырту ассоциациясе
– Россия Федерациясе территориясендә сәламәтлек саклауны булдыру буенча заманча
стратегияләр һәм яңа идарә итү мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру өчен секторара
мәйданчык.
Бүгенге көндә ассоциациягә
Россиянең җиде федераль округының (Идел буе, Себер, Төньяк-Көнбатыш,
Төньяк-Кавказ, Көньяк, Үзәк, Ерак Көнчыгыш) муниципаль берәмлекләре керә.
Ассоциация муниципаль
практикаларның таралышын бәяли, Россия һәм халыкара эксперталар катнашы белән
тематик семинарлар һәм вебинарлар оештыра, халыкның сәламәтлеген һәм яшәү
шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән яңа инициативалар һәм проектлар әзерли.