Казанга Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев, Кыргызстан башлыгы Садыр Жапаров һәм Төрекмәнстан лидеры Сердар Бердымөхәммәдов БРИКС саммитында катнашу өчен килделәр. Кунакларны ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин шәхсән сәламләде.
Килүчеләрне мактаулы каравыл белән каршы алдылар, чәкчәк, ипи-тоз белән сыйладылар. Өч дәүләт башлыклары саммитка Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан чакырылган. Алар «БРИКС плюс» форматындагы утырышларда катнашачак, дип хәбәр итә республика рәисе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казанга БМО һәм ШХО генераль секретарьлары, КХР рәисе, Һиндстан премьер-министры, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзербәйҗан, Венесуэла, Иран, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Көньяк Африка Республикасы президентлары һәм башкалар килде.
Барлыгы Шәһәр 36 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләрен кабул итәчәк. Шул ук вакытта 22 делегацияне дәүләт лидерлары җитәкләячәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ТР башкаласында Россия Президенты Владимир Путин катнашында XVI БРИКС саммиты рәсми рәвештә башланды. Делегация башлыклары өчен шәһәр Ратушасында рәсми булмаган төшке аш һәм концерт оештырылды. Саммит 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Хәзер «Казан Экспо» ХКҮдә киңәйтелгән составта утырыш уза. Аннары тантаналы кабул итү булачак. Иртәгә «аутрич» һәм «БРИКС плюс» форматларында пленар утырышлар көтелә. Саммит Владимир Путинның матбугат конференциясе белән тәмамланачак.