Әзербәйҗан президенты Илһам Алиев Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен килде. Халыкара аэропортта аны республика рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР башкаласы мэры Илсур Метшин каршы алды. Алар аны гореф-гадәт буенча татар милли ризыгы – чәкчәк, шулай ук ипи-тоз белән сыйладылар.
Әзербәйҗан БРИКС берләшмәсенә керергә планлаштыра — үз гаризасын алар августта җибәргәннәр. Аларның нияте турында быел июльдә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШХО) утырышында билгеле булды. Ул вакытта Әзербәйҗан һәм Кытай стратегик партнерлык урнаштыру турында уртак декларация кабул иттеләр. Документта Әзербәйҗан ягы БРИКСка кушылырга теләк белдерде.
Шулай ук Казанга Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон да килде. Аны ТР премьер-министры Алексей Песошин һәм Илсур Метшин каршы алды. Кунак «аутрич» форматындагы чараларда катнашачак, анда «БРИКС һәм Глобаль Көньяк – иң яхшы дөньяны уртак төзү» темасы буенча фикер алышачаклар. Исегезгә төшерәбез, «аутрич» – ул саммитка рәислек итүче дәүләткә географик яктан якын илләрнең лидерларын чакыруны күздә тоткан төбәк алымы.
Моннан тыш, Казанга Вьетнам премьер-министры Фам Минь Чинь очып килде. Аэропортта аны Алексей Песошин һәм Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин каршы алды. Премьер-министрның саммитта катнашуы БРИКС илләре арасындагы хезмәттәшлекне алга этәрергә һәм тирәнәйтергә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте Вьетнам мәгълүмат агентлыгына сылтама белән.
Алданрак ТР башкаласына БМО һәм ШХО генераль секретарьлары, КХР рәисе, Һиндстан премьер-министры, Конго Республикасы, Лаос, Мавритания, Венесуэла, Иран, Фәлистин, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Серб Республикасы, Көньяк Африка Республикасы президентлары, Венесуэла вице-президенты, Бразилия Тышкы эшләр министры, Шри-Ланка Тышкы эшләр министрының беренче урынбасары, Эфиопия премьер-министры һәм башкалар килде.
Барлыгы Шәһәр 36 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләрен кабул итәчәк. Шул ук вакытта 22 делегацияне дәүләт лидерлары җитәкләячәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда Россия Президенты Владимир Путин катнашында XVI БРИКС саммиты рәсми рәвештә башланды. Делегация башлыклары өчен шәһәр Ратушасында рәсми булмаган төшке аш һәм концерт оештырылды. Саммит 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенгә утырышлар тар һәм киңәйтелгән составларда планлаштырылган. Аннары делегация башлыкларының рәсми очрашу һәм тантаналы кабул итү тантанасы узачак. Иртәгә «аутрич» һәм «БРИКС плюс» форматларында пленар утырышлар узачак. Саммит Владимир Путинның матбугат конференциясе белән тәмамланачак.