Татарстан башкаласына БРИКС саммитында катнашу өчен Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль сәркатибе Антониу Гутерриш килде. Халыкара аэропортта аны республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алды, дип хәбәр иттеләр парламентның матбугат хезмәтендә.
Кичә Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Шанхай хезмәттәшлек оешмасы генераль сәркатибе Чжан Минны каршы алды. Моннан тыш, шәһәргә Конго Республикасы, Лаос, Мавритания, Венесуэла, Иран, Фәлистин, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Серб Республикасы, Көньяк Африка Республикасы президентлары, КХР рәисе, Һиндстан премьер-министры, Венесуэла вице-президенты, Бразилия Тышкы эшләр министры, Шри-Ланка Тышкы эшләр министрының беренче урынбасары, Эфиопия премьер-министры һәм башкалар килде.
Барлыгы Казан 36 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләрен кабул итәчәк. Шул ук вакытта 22 делегацияне дәүләт лидерлары җитәкләячәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда Россия Президенты Владимир Путин катнашында XVI БРИКС саммиты рәсми рәвештә башланды. Делегация башлыклары өчен шәһәр Ратушасында рәсми булмаган төшке аш һәм концерт оештырылды. Саммит 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенгә утырышлар тар һәм киңәйтелгән составларда планлаштырылган. Аннары делегация башлыкларының рәсми очрашу һәм тантаналы кабул итү тантанасы узачак. Иртәгә «аутрич» һәм «БРИКС плюс» форматларында пленар утырышлар узачак. Саммит Владимир Путинның матбугат конференциясе белән тәмамланачак.