Бүген Казан Башкарма комитетында мэр Илсур Метшин шәһәргә БРИКС саммитында катнашу өчен килгән Көньяк Африка республикасы делегациясе белән очрашты. Яклар үзара файдалы хезмәттәшлек һәм төрле өлкәләрдә уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Көньяк Африка республикасы делегациясенә Сәүдә, сәнәгать һәм көндәшлек министры Мфо Франклин Паркс Тау, аның ярдәмчесе Тумело Моцепе, министрлыкның җәмәгатьчелек белән элемтә департаменты директоры урынбасары Камил Алли һәм Көньяк Африка республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының Россия офисы вәкиле Ирина Чебуркова керде.
Очрашуда Илсур Метшин кунакларга Казанга килүләре һәм БРИКС саммитында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, Көньяк Африка республикасы делегациясен ил президенты Сирил Рамафоса җитәкләде. Аны аэропортта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры каршы алды.
Казан муниципальара хезмәттәшлек кысаларында Көньяк Африка республикасы шәһәрләре һәм Көньяк Африка республикасы җирле хакимиятләре ассоциациясе (SALGA) белән мөнәсәбәтләрдә тора. Актив хезмәттәшлек «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасы кысаларында да җайга салынган.
Быел июньдә КАР делегациясе БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясенең оештыру җыелышында катнашты. Көньяк Африка җирле үзидарә ассоциациясе президенты Беке Стофиле беренчеләрдән булып оешманы төзүне хуплады.
Узган елның сентябрендә КАР делегациясе «РОСТКИ («Шытымнар», «Үсентеләр»): Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» Халыкара форумы кысаларында шәһәрләрне берләштерүче Форумда катнашу өчен Казанга килде. Шулай ук 2023 елның маенда Казанда «Евразия шәһәрләре һәм глобаль трендлар» тренингы узды, аны Евразиянең берләшкән шәһәрләре һәм җирле хакимиятләре һәм Казан мэриясе оештырды. Көньяк Африка республикасы делегациясе SALGA президенты Беке Стофиле җитәкчелегендә чарада катнашты. Аннан алданрак, 2019 елда, Илсур Метшин җитәкчелегендәге Казан делегациясе КАРга Евразиянең берләшкән шәһәрләре һәм җирле хакимиятләре VI Бөтендөнья конгрессында катнашу өчен килгән иде.
Исегезгә төшерәбез, бу атнада Казан БРИКС саммитын кабул итә. Анда катнашу өчен шәһәргә 36 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләре килгән. Шул ук вакытта 22 делегацияне дәүләт лидерлары җитәкләде.