(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче ноябрь, Алсу Сафина). Башкарма комитетның инвалид балалары
булган гаиләләргә милек өчен салымга ташламалар бирү тәкъдиме буенча Казан
шәһәр Думасының чираттагы сессиясендә фикер алышачаклар. Бу хакта бүген Казан
Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.
Әлеге тәкъдим
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттаховның Казанда
Инвалидлар Декадасын уздыру турындагы нотыгында яңгырады.
Дамир Фәттахов
сөйләгәнчә, Россия шәһәрләренең инвалид балалары булган гаиләләргә милек өчен
салымга ташламалар бирү тәҗрибәсе өйрәнелде. “Әлеге практика Уфа, Ижевск, Бөек
Новгород һ.б. шәһәрләрдә уңышлы итеп гамәлгә ашырыла. Безнең фикеребезчә, Казан
әлеге практикадан читтә кала алмый. Әлеге гаиләләргә бу мөһим ярдәм булачак,
дип ышанам”, - диде Д.Фәттахов.
ТР Хезмәт,
халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча,
бүгенге көндә Казанда күп фатирлы йортларда квартиралары һәм индивидуаль торак
йортлары булган инвалид балалы 3967 гаилә яши. “Әлеге категория түләгән милек
өчен салым суммасы бер елга якынча 12 млн сум тәшкил итә”, - дип сөйләде Д.Фәттахов.
Казан Мэры
билгеләп үткәнчә, әлеге инициативаны, һичшиксез, хупларга кирәк. “Шәһәр бюджеты
12 млн. сумны күтәрер, дип уйлыйм”, - диде ул һәм әлеге сорау буенча Казан
шәһәр Думасының чираттагы утырышында фикер алышырга кушты.
“Игелекле Казанны”
өстенлекле юнәлешебез дип әйткәч, без барлык инициативалар өчен дә мәйданчык
булырга тиешбез, шул исәптән законнарны үзгәртүдә дә”, - диде И.Метшин.