(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче ноябрь). Казан миллионлы шәһәрләр арасындагы рейтингта 1000
кешегә туучылар саны буенча алда бара. Агымдагы елның 9 ае эчендә Татарстан
башкаласында 16 меңнән артык бала туган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма
комитет җитәкчесенең транспорт, икътисади үсеш һәм сәүдә сораулары буенча
урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Илдар Шакиров
билгеләп үткәнчә, агымдагы елның шушы вакыты белән чагыштырганда, туучылар саны
12% кимегән. Ул әлеге күренешне 90-нчы елларның аз санлы буыны бала табу
вакытына җитүе белән аңлатты.
Шәһәрдә шулай ук үлем
саны кимү күзәтелә. Үлүчеләр саны 2,1% кимегән.
Илдар Шакиров сөйләгәнчә,
Казан күчеп килү өчен уңайлы шәһәр булып кала. “Миграция арту тенденциясе дәвам
итә. Узган ел шәһәргә күчеп килүчеләр саны белән китүчеләр саны арасында 14,9
мең кешегә аерма булса, хәзерге вакытта – 16,2 мең кеше”, - дип билгеләп үтте
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. “Барлык күрсәткечләр буенча, Казанның
социаль-икътисади хәле стабиль буларак бәяләнә”, - дип нәтиҗә чыгарды Илдар
Шакиров.
“Туучылар саны
кимүгә карамастан, туу һәм үлү саны арасында аерма арту дәвам итә. Бу мөһим
күрсәткечләрнең берсе, ул тормыш сыйфатын күрсәтә. Тормыш дәвамлылыгы арта –
шулай ук яхшы күрсәткеч”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин.