(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче ноябрь, Алсу Сафина). Бүген В.И.Качалов ис. Казан Академия рус Зур
драма театрның сәнгать җитәкчесе – директоры Александр Славутскийга 70 яшь
тулды. Аны юбилее белән Казан Мэры Илсур Метшин тәбрикләде.
“Бу сезгә – Казан
мәдәниятенә хезмәт итүегез өчен ихтирам һәм рәхмәт белән”, - диде шәһәр башлыгы
һәм юбилярга рәхмәт хаты тапшырды “Йөрәгемдә булганның бер кечкенә өлеше генә
бу – сезнең сәләтегезне яратучылар исеменнән”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Мэр Александр Славутскийның
төрле елларда Чиләбе, Чита, Ростов-на-Дону кебек шәһәрләрдә яшәвенә игътибар
итте. Шулай да, юбиляр әйтүенчә, Казан аның өчен туган шәһәренә әверелде. “Барысы
да шалтыратты, котлады – барлык театраль Россия. Укучыларым да, артистлар да. Бик
шатлыклы көн”, - дип уртаклашты ул.
Билгеләп үтәргә
кирәк, Александр Славутский ярты гасырга якын уңышлы иҗади эшчәнлек алып бара –
ул рус һәм дөнья классикасының 80-гә якын әсәрен сәхнәләштерә. 35 елдан артык
театр коллективлары белән уңышлы гына идарә итә. Казанда А.Славутский 20 елдан
артык эшли. Нәкъ менә ул идарә иткән елларда Качалов театрына “Академия театры”
дигән мактаулы исем бирелә.
А.Славутский инициативасы
белән республика җитәкчелеге ярдәмендә Качалов ис. театрның тарихи бинасын
масштаблы реконструкция эшләре башкарылды. 3 ел дәвам иткән эшләр барышында
театр коллективы эшен ташламады – кече сәхнәдә премьералар уйнавын, иҗади һәм
юбилей кичәләрен оештыруны дәвам итте.
Театрның сәнгать
җитәкчесе тарафыннан труппа оештыру өчен зур эш башкарылды. Бүгенге көндә ул –
төрле буыннар шәхесләреннән торган көйле ансамбль тәшкил итә.
А.Славутский иҗади
яшьләрне әзерләү эшенә зур игътибар бирә. Аның инициативасы буенча театр
каршында Театр сәнгате дәүләт институты (ГИТИС) актерлар әзерләү буенча ике курс
чыгарылды.
Илсур Метшин Александр
Славутскийның алда әле күп санлы проектлары һәм казанышлары булуына ышаныч
белдерде. Казан Мэры театрның сәнгать җитәкчесе гаиләсенә: хәләл җефетенә (Россия
һәм Татарстанның халык артисты Светлана Романовага) һәм улына (Татарстанның
халык артисты Илья Славутскийга) изге теләкләрен җиткерде.
Белешмә
Александр
Славутский 1947 елның 27 ноябрендә Чиләбе шәһәрендә туа.
Цвилинг ис.
Чиләбе драма театрының профессиональ студиясен тәмамлый, Яшь тамашачы театрында
артист булып эшли.
Б.В.Щукин ис.
Югары театр училищесенең режиссерлык факультетын тәмамлый, педагоглары:
Б.Е.Захава, В.А.Эуфер, Л.В.Ставская (1974 ел).
1974 елдан Александр
Славутский М.Горький ис. Чиләбе драма театрында, Новокузнецк драма театрында куючы-режиссер
булып эшли.
1979 елда – Луначарский
ис. Театр сәнгате дәүләт институтында А.А.Гончаровта Югары театр курслары тыңлаучысы.
1981-1987 еллар –
Чита өлкә драма театрының баш режиссеры.
Мәскәүдә В.Маяковский
ис. театрда стажировка үтә.
1987-1993 еллар –
М.Горький ис. Ростов академия драма театрының сәнгать җитәкчесе. Александр
Славутский җитәкчелек иткән еллар театрның иҗади үсеш вакыты була.
1994 елдан – В.И.Качалов
ис. Казан Академия рус Зур драма театрның баш режиссеры, 2007 елдан – сәнгать җитәкчесе
– директоры.
Россиянең
атказанган сәнгать җитәкчесе (1986), Россиянең халык артисты (1997),
Татарстанның халык артисты (2011), Г.Тукай ис. ТР Дәүләт премиясе лауреаты (2000),
Россия Федерациясенең театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Ф.Волков ис. Россия
Хөкүмәте Премиясе лауреаты (2010).
Дуслык ордены
белән бүләкләнгән (2007)
Татарстан Республикасы
Дәүләт Советының V чакырылыш депутаты.