(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче ноябрь, Михаил Ченцов). Казанда “Беренче курс студенты көне-2017”
фестиваленең нәтиҗәләре чыгарылды, фестивальнең гала-концерты “УНИКС” КФУ
Мәдәният-спорт комплексында үтте. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче өчлеккә А.Н.Туполев
ис. Казан милли тикшеренү-технология университеты-КАИ, Казан милли
тикшеренү-технология университеты-КХТИ һәм КФУ керде. Сәләтле студентларны
Казан Мэры Илсур Метшин чараның төп сәхнәсеннән сәламләде.
Гомумшәһәр “Беренче
курс студенты көне” Казанда 24-нче тапкыр уздырыла. Октябрь аенда фестиваль
барлык уку йортларының һәр факультетында үтте. Актлар һәм концерт заллары
сәхнәләрендә 5 меңнән артык студент чыгыш ясады, аларны 30 меңнән артык кеше
тамаша кылды.
Фестивальдә студентлар
коллективларының иң яхшы иҗади номерлары тәкъдим ителде. Гала-концертны ачу
хокукы “Master 1.0” вокаль ансамбеленә һәм “GrooveUP”, “Forceupcrew”, “Релакс” һәм
“LionsFam” бию коллективларына бирелде.
Шуннан соң,
сәхнәгә Казан Мэры Илсур Метшин һәм Казан (Идел буе) федераль университеты
ректоры, ТР Югары уку йортлары ректорлары советы рәисе Илшат Гафуров менде.
Шәһәр башлыгы
студентларны сәламләде. “Хәерле кич, хөрмәтле дуслар” Беренче номерны карагач,
мин төрле хисләр кичердем һәм аларның барысы да уңай хисләр – горурлык, шатлык,
сәләтле студентларыбыз булу белән соклану. Безнең югары уку йортларыбызга
килгән студентларның өчтән бер өлеше Татарстан читтән килүчеләр. Казанга рәхим
итегез!”, - диде шәһәр башлыгы.
“Уку, үз эшегезнең
остасы булу белән бер үк вакытта, иҗатка да вакыт табыгыз. Бәхетле, хәтердә
калырлык студент еллары телибез. Иҗат итегез, биегез, еллар, кызганыч, тиз
үтәчәк”, - диде шәһәр башлыгы беренче курс студентларына.
Илшат Гафуров та
студентларны котлады. “Бүген биредә яхшылардан яхшылары җыелган. Казан югары
уку йортлары студентлары булуыгыз белән котлыйм. Уңышлар, куйган
максатларыгызга ирешүегезне телим”, - диде ул.
Гала-концертның төп
идеясе булып беренче курс студентлары (үлән ашаучылар) һәм югары курс
студентлары (ерткычлар) каршылыгы торды. Кич буе алар төрле ярышларда
берсен-берсе узарга тырышты.
Студентлар коллективлары
әзерләгән номерлар фестивальнең төп бизәге булды. Яңгыравык матур тавышлы вокал
номерларын, бию номерлары алыштырып торды, СТЭМ, видеороликлар аралаштырылды.
Бәйге программасы
кысаларында кайбер номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Алар арасында “СТЭМ”, “Автор
җыры”, “Модалар театры”, “Видеономер” һәм “Анимация ролигы” номинацияләре бар.
2017 елның яңалыгы – театр юнәлешендә “StandUp”, “Оригиналь жанрда” “Анимация
ролигы” һәм “Журналистика” юнәлешендә “SMM” номинацияләре. Гала-концертның кульминациясе
җиңүче югары уку йортларын атау булды: А.Н.Туполев ис. Казан милли
тикшеренү-технология университеты-КАИ, Казан милли тикшеренү-технология
университеты-КХТИ һәм КФУ.
Фестивальне оештыручылар
булып Казан Мэриясе, Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет, Казан югары уку
йортлары студентлар клублары белән эшләү үзәге, югары уку йортлары администрацияләре.