(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май, Алсу Сафина). Казанда май уртасында шәһәрнең 70 төп урамында 8 меңнән артык агач утырту төгәлләнәчәк - хәзер эшләр 85%-ка башкарылган. Көз көне 300-гә якын декоратив алмагач утыртачаклар. Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, Казанның мондый масштаблы яшелләндерүне дистә еллар күргәне юк иде. Шәһәр башлыгы фикеренчә, Татарстан башкаласының яңа стандарты яңа юллар төзегәндә, Зур Казан боҗрасы очрагындагы кебек, яшелләндерү булырга мөмкин.
«Бу төзекләндерү предприятиеләренең, район администрацияләре башлыкларының яшелләндерү буенча уздырган зур эше», - диде шәһәр башлыгы. Ул искә төшергәнчә, Универсиадага кадәр шәһәрдә 220 мең агач булган, «Яшел рекорд» проекты старт алганнан бирле шәһәрдә ярты миллионнан артык агач утыртылган, алар яшәүчеләрне һәм шәһәр кунакларын шатландырып тора. «Әмма мондый масштаблы яшелләндерүне Казан дистә еллар күрмәгән. Бу дистәләгән урам, - дип ассызыклады Илсур Метшин. - Иң мөһиме, без барлык технологияләрне үтәп, сыйфатлы материал утыртабыз. Агачларның тернәкләнеп китүе гомуми саннан 95%-тан артыгракны тәшкил итә». Казан Мэры билгеләп үткәнчә, бу «Экология» бүлеге буенча эшнең мөһим юнәлеше, ул дәвам ителәчәк. «Башкалабызның яшел матур урамнары барысын да шатландырыр дип ышанам», - дип өстәде шәһәр башлыгы.
И.Метшин барлык битараф булмаган казанлыларга рәхмәт белдерде.
«Реконструкция башланганда, «Горводзеленхоз» һәм белгечләр тарафыннан яраксызга чыгарылган карт агачларны кистек, - дип искәртте Мэр. - Бу агачлар чыннан да искергән инде, без аларга ияләшкән булсак та, алар да, кешеләр кебек картая, аларны алыштыру кирәк иде, без шуны эшләдек тә».
Яшелләндерү шәһәрнең үзәк урамнарында гына түгел, аерым алганда, Зур Казан боҗрасы проекты буенча да үткәрелә, дип билгеләп үтте Илсур Метшин. «Без беренче тапкыр юл чишелешен, юлның яңа калыбын, җәяүлеләр кичүләрен проектлауны гына түгел, ә су сибүле матур һәм лаеклы яшелләндерүне планлаштыра алдык, шул исәптән финанс чаралары да моны эшләргә мөмкинлек бирде, - диде шәһәр башлыгы. - Бу яңа адым проектлауда һәм юллар төзүдә Казан өчен стандарт булыр дип өметләнәбез».
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев искә төшергәнчә, быел шәһәрнең 70 төп урамында киң күләмле яшел реконструкция уза. Аларны сайлаганда автомобильләр һәм җәяүлеләр трафигының интенсивлыгы исәпкә алынган. Программа 8300 агач утыртуны һәм 2600 агачны күчереп утыртуны, авария хәлендәге яисә декоратив йөзен югалткан 1000 агачны кисүне үз эченә ала. И.Куляжев игътибарны барлык утырту материалларының Казан яшел үсентеләрен карап тоту кагыйдәләре стандартларына, Россиянең утырту материалларын җитештерүчеләр ассоциациясе раслаган стандартларга җавап бирә һәм җирле климат зонасына туры килә торган махсус питомникларда үстерелүенә юнәлтте.
Автомобиль юллары буена утыртыла торган материаллары биеклеге 4,5-5 метр, кәүсәнең урап алгач озынлыгы 20-дән 40 см га кадәр тәшкил итә. Агач үсентеләренең яше - 12-14 яшь. Утырту материалының төр составы - юкә, очлы яфраклы өрәңге, тирәк, каен, алмагач һәм миләш. «Бүгенгә агачларны күчереп утырту эшләре тулысынча башкарылды, агачларны утырту 85%-ка үтәлде. Язгы утырту эшләре май уртасында тәмамланачак, агачларның бер өлеше - 280 алмагач - көз көне утыртылачак», - диде И.Куляжев. «Утыртылган һәм күчереп утыртылган агачлар артыннан тиешле тәрбия оештырылган, су сибү график буенча башкарыла», - дип ассызыклады ул.