(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче май). Бүген Казанда Татарстан
Республикасы Дәүләт Советының «Автономияле Татарстан Социалистик Совет
Республикасы турында» Декретка кул куюга 100 ел тулуга багышланган тантаналы
утырышы булды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт
Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей
Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, Хөкүмәт
әгъзалары, РФ ФС Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов һ.б. катнашты. Утырышны
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Ул «Татарстан АССР башкаласы: тарих һәм заманчалык» дигән темага төп доклад белән чыгыш ясады.
Утырышта катнашучыларга Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Республика Президенты
әйтүенчә, ТАССРны оештыру республиканың дәүләтчелеген торгызуның тарихи
акты булды, Татарстан территориясендә яшәүче барлык халыкларның икътисадый,
сәяси һәм социаль-мәдәни хокукларын гамәлгә ашыруда хәлиткеч роль уйнады.
Кыска гына вакыт
эчендә куәтле индустриаль һәм фәнни-мәгариф базасы төзелде, татар халкының
мәдәнияте чәчәк атты. Болар барысы да дәүләтчелекнең хәзерге формасына -
Татарстан Республикасына күчү өчен кирәкле шартлар тудырды.