(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь, Алена Мирошниченко). Казанда берничә юнәлештә алдан язылу буенча медицина ярдәме күрсәтү яңартылды. Коронавирус таралу аркасында гамәлдә булган чикләүләрне бетерүнең беренче этабында балаларга профилактик прививкалар ясау, медосмотрлар үткәрү, стоматологларда, офтальмологларда, отоларингологларда, акушер-гинекологларда, онкология кабинеты эше кысаларында онкологларда балаларны һәм өлкәннәрне кабул итү яңадан рөхсәт ителә. Шулай ук терапевтик косметология һәм медицина массажы юнәлешләре буенча оешмалар үз эшләрен яңадан башлап җибәрделәр. Бүген Казанда коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков чикләүләрне этаплап бетерү турында сөйләде. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.
В.Жаворонков сүзләренчә, чикләүләр гамәлдә булган вакытта медицина оешмаларында ашыгыч ярдәм күрсәтүне, ярдәмне кичектерү хәлнең һәм авыруның начараюына китергән, тормышына кургыныч тудырган пациентларга ярдәм күрсәтүне дәвам иткәннәр (көчле авыруларны, имгәнүләрне, хроник авыруларның кискенләшүен дә кертеп), хезмәткә алынырга тиешле һәм контракт буенча хезмәткә бара торган гражданнарга медицина тикшерүе уздырганнар.
«Чикләүләрне бетерүнең алдагы этапларында пациентларны стационар типтагы медицина оешмаларына планлы госпитализацияләүне яңарту, тулы күләмдә планлы амбулатор клиник медицина ярдәме күрсәтү өчен пациентлар кабул итү, ОМС чаралары хисабына профилактик медицина тикшерүе һәм диспансеризация уздыру, медицина реабилитациясе, шифаханә-курорт дәвалануы үткәрү планлаштырыла», - дип сөйләде В.Жаворонков. Процесс этаплап барачак, дип өстәде ул.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы шулай ук коронавирус белән авыручылар буенча статистиканы китерде. 7-нче июньгә Россия Федерациясенең 85 төбәгендә 467 меңнән артык COVID-19 очрагы ачыкланган. Тәүлек эчендә үсеш 2 % тәшкил итә. Татарстан Республикасында 8-нче июньгә авыручылар саны 3601 кеше тәшкил итә, шуларның 1797-се - Казан халкы. В.Жаворонков билгеләп үткәнчә, республикада 10 үлем очрагы теркәлде, шуларның 2-се Татарстан башкаласына туры килә.
Илсур Метшин ассызыклаганча, акрынлап шәһәрдә, тулаем республика һәм ил буенча йомшартулар кертелә, әмма бу бөтенләй тынычлану өчен сәбәп түгел. «Бу атнада кафе һәм рестораннарның верандалары ачыла. Бизнес, җәмәгать туклануы вәкилләре белән беренче очрашуларда без быел алардан түләү алмаячакбыз, дип килештек. Ләкин барыбыз өчен дә Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен, барлык тәкъдимнәрне үтәү һәм, һичшиксез, үз коллективыбызны, үз кунакларыбызны саклау таләбе кала. Шәхси гигиенага караган гади кагыйдәләрнең һичшиксез үтәлүен сорыйбыз», - дип йомгаклады Казан Мэры.