(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын Россия көне белән котлады.
«Хөрмәтле казанлылар!
Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм ел саен безнең өчен тирәнрәк мәгънә ала бара. Ул канун өстенлеге һәм милли бердәмлек, гражданнар тынычлыгы һәм татулык символына әверелде.
Илебезнең Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгәннән соң өч дистә ел узды. Сынаулар һәм реформалар елларында Россия тагын да бердәм һәм көчлерәк булды, икътисади һәм социаль үсештә зур уңышларга иреште, халыкара аренада авторитетын ныгытты.
Теләсә кайсы дәүләтнең төп байлыгы - аның гражданнары. Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге һәр россияленең омтылышларына һәм казанышларына, инициативаларына һәм шәхси җаваплылыгына бәйле. Ышанам ки, традицияләргә тугрылыкны саклап һәм яңа көн таләпләренә йөз тотып, без Россияне чәчәк атучы держава итеп, ә Казанны - тормыш сыйфатының югары стандартлары шәһәре итеп ясарбыз.
Бу истәлекле көндә һәр ватандашыбызга ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет һәм изге эшләрегездә уңышлар телим», - диелә котлауда.