(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь). Бүген Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең Столяров урамы, 6 йортының
ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре белән танышты. Рөстәм
Миңнехановны Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия
Фишман-Бикмамбетова, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов
озата йөрделәр.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, ишегалдын 2019
елда төзекләндергәннәр. Шәһәр территорияләрен комплекслы үстерү алымы
кысаларында Клара Цеткин ур., 9 һәм 11 йортлар, Столяров ур., 6 йорт
ишегаллары төзекләндерелгән.
Бу йортларда 500-дән
артык кеше яши. Клара Цеткин ур, 11 йортында шәһәр китапханәсе урнашкан, аны да
яңартканнар, шулай ук полиция бүлеге пункты бар. Алар бергә бердәм итҗимагый
киңлекне формалаштыра.
Ишегалды территориясе
«Безнең ишегалды – дус күршеләр территориясе» концепциясе
нигезендә төзекләндерелгән. Ишегалдында объектлар урнашуын элеккечә сакларга
тырышканнар, яшеллеккә игътибар зур, юллар киңәйтелмичә төзекләндерелгән,
ишегалды аша үтү юнәлешләре сакланган, һәр подъезд ишегеннән ишегалдына чыгып
була. Шулай ук ишегалдында спорт мәйданчыгы, агачлар күләгәсендә ял итү зонасы
бар.
Татарстан Президенты
биредә яшәүче кешеләр белән дә аралашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.