(Казан
шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов Зур Казан боҗрасы төзелеше барышын тикшереп кайтты. Республика башлыгы
белән бергә объектта Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы
министры Ленар Сафин да булды.
Зур Казан боҗрасы төзелешенең беренче этабы
кысаларында эшләр - Мидхәт Булатов урамыннан алып Техника урамына кадәр -
90%-ка тәмамланган. Бүгенге көндә төзүчеләр барлык бетон эшләрен төгәлләгән,
хәзер алар алдында юл катламын салу бурычы тора, дип хәбәр иттеләр подрядчылар
ТР Президентына. Объектта параллель рәвештә юл буе территориясе төзекләндерелә:
эшчеләр агачлар һәм куаклар утырта, аларга су сибү системасын, шулай ук тышкы
яктырту челтәрен монтажлыйлар. Объектта барлыгы 1044 эре үлчәмле агач һәм 3 мең
куак утырту планлаштырыла.
Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабында -
Борисково урамыннан Техника урамына кадәрге участокта - хәзер коммуникацияләрне
яңадан көйләү эше алып барыла, юл катламы урнаштырыла, трамвай рельсларын салу
өчен участоклар әзерләнә һәм Монастырь ермагы аша күпер төзелә. Күпер өчен
терәк булдыру буенча бетон эшләре төгәлләнгән, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль
юллары» илкүләм проекты кысаларында алып барыла торган Зур Казан боҗрасының
беренче этабы төзелеше (Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр) 2019
елның июлендә башланды, биредә Ферма шоссесы өстеннән юл үткәргечле 800 м
озынлыктагы дүрт полосалы юл төзелә.
Төзелешнең икенче этабындагы (Борисково урамыннан алып
Техника урамына кадәр участоктагы) эшләргә март аенда керештеләр. Участокның
озынлыгы 1,22 чакрым тәшкил итә. Дүрт полосалы юл һәр юнәлештә ике полоса белән
беренче класслы гомумшәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясе буенча
проектланган. 700 м озынлыктагы участокны 2020 елда, ә 522 м озынлыктагы
участокны 2021 елда кулланылышка кертү планлаштырыла.
Моннан
тыш, Зур Казан боҗрасы төзелеше барышында трамвай рельсларын салу алып барыла -
трамвайны август ахырына җибәрергә планлаштыралар. Боҗралы маршрутның гомуми
озынлыгы 34 км тәшкил итәчәк - бу Россиядә иң озын трамвай маршруты булачак.