(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август, Алинә Бережная). Казанда 100 баллга бердәм дәүләт имтиханын 98 укучы тапшырды, бу узган ел белән чагыштырганда күбрәк. Шул ук вакытта 7 укучы берьюлы ике фән буенча максималь нәтиҗәгә иреште. Казан Башкарма комитетында БДИ-2020 нәтиҗәләре турында Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сөйләде. Киңәшмәне Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, кыенлыкларга карамастан, чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны лаеклы үттеләр һәм югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. «Быел чыгарылыш сыйныф укучыларына, укытучыларга һәм ата-аналарга җиңел булмады, без барыбыз да стандарт булмаган хәлдә калдык. Безнең укытучылар чираттагы тапкыр профессионализмнарын гына түгел, катлаулы ситуацияләрдә җайлашу осталыкларын да күрсәттеләр», - диде И.Метшин. Ул искәрткәнчә, кыска вакыт эчендә шәһәр мәктәпләре дистанцион укуга күчкән һәм битараф булмаган казанлылар һәм эшмәкәрләр зур ярдәм күрсәткән. «2 мең укучыны планшетлар белән тәэмин итү генә дә күп нәрсә турында сөйли. Бу эштә катнашкан барлык меценатларны искә төшерергә кирәк. Укытуның яңа формалары БДИ тапшыру өчен куәтле ярдәм булды. Бу тәҗрибәне алга таба да дәвам итәргә кирәк, башка төбәкләрдә бу укыту мәсьәләләре ничек хәл ителгәнен карарга һәм иң яхшы үрнәкләрне генә алырга кирәк», - дип билгеләде Мэр.
Казанда 37 имтихан үткәрү пункты эшләде
Быел бердәм дәүләт имтиханын 6002 чыгарылыш сыйныф укучысының 5650-се тапшырды. «Унберенче сыйныфны тәмамлаучылар быел аттестатларны мәҗбүри БДИны тапшырмыйча алды. Бердәм дәүләт имтиханын югары уку йортларына керергә җыенган укучылар генә тапшырдылар», - дип искәртте Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов.
Коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында йомгаклау аттестациясе соңрак - 3-нче июльдә башланды - һәм 8-нче августта тәмамланды. Казанда 37 имтихан үткәрү пункты эшләде, шуларның 25-е - мәктәпләр базасында, калганнары - өйдә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 12 укучы өчен. Спикер сүзләренә караганда, имтихан пунктларында укучыларның иминлеге өчен профилактик чаралар күрелгән - социаль дистанцияне тоту өчен тамгалар кую, температураны үлчәү, битлекләрне йөртү. «Башка өлкәләрдә әллә ни үзгәрешләр булмады. Инде өченче ел контроль-исәпләү материаллары турыдан-туры аудиторияләрдә бастырыла. Катнашучыларның җаваплары бланклары сканерлана. Бу БДИ нәтиҗәләренә кеше факторының йогынтысын минимальләштерергә һәм эшләрне эшкәртү срокларын киметергә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады И.Ризванов. Имтихан пунктларында җәмәгать күзәтүчеләре булды, смотри.егэ федераль порталында трансляция алып барылды.
Барлык имтиханнар да техник тоткарлыкларсыз үтте, әмма хокук бозуларсыз булмады, дип билгеләп үтте И.Ризванов. Шпаргалкадан файдаланган өчен 3 кеше имтиханнан чыгарылды, аларның нәтиҗәләре, агымдагы елда имтиханны яңадан бирү хокукыннан башка, гамәлдән чыгарылды.
Рус теле буенча уртача балл 0,45-кә арткан.
Тулаем алганда, бердәм имтихан нәтиҗәләре уртача Россия күрсәткечләре белән туры килә, дип билгеләп үтте И.Ризванов. «Быел безнең иң яхшы укытучыларыбыз беренче тапкыр чыгарылышсыйныф укучылары һәм хезмәттәшләре өчен БДИ фәннәре буенча вебинарлар үткәрделәр. Youtubта трансляцияләр май башыннан 30-нчы июньгә кадәр барды», - дип сөйләде И.Ризванов. Узган ел белән чагыштырганда, Казан чыгарылыш сыйныф укучылары 14 предметның алтысы буенча, шул исәптән рус теле, физика, география, җәмгыять белеме, тарих, француз теле буенча уртача баллны яхшырта алган. Узган ел белән чагыштырганда рус теле буенча уртача балл 0,45-кә арткан һәм 74,61 балл тәшкил иткән. Рус теле буенча иң яхшы нәтиҗәләрне түбәндәге мәгариф учреждениеләре күрсәтте: «Елена-Сервис» мәктәбе, КФУ каршындагы лицей, Авиатөзелеш районының 36-нчы номерлы гимназиясе. Әмма 25 укучы рус теле буенча минималь биремнәрне үти алмаган.
Шул ук вакытта профильле дәрәҗәдәге математика буенча уртача балл 2019 ел белән чагыштырганда 5,56 баллга кимеде һәм 58,45 балл тәшкил итте, ә бусаганы уза алмучылар өлеше узган елгы күрсәткечтән 1,8%-ка артып китте. «Быел имтиханнар аттестатка йогынты ясамаганга күрә, канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләрне яңадан бирү мөмкин түгел», - дип ассызыклады И.Ризванов. Профильле дәрәҗәдәге математика буенча иң югары уртача баллны Вахитов районының 131-нче номерлы лицее, КФУның IT-лицее, «СОлНЦе» мәктәбе укучылары күрсәтте.
Рус теленнән һәм математикадан кала иң зур ихтыяҗ булган предметлар быел җәмгыять белеме, предметны 36,2% укучы сайлады, физика - 21,3%, һәм биология булды - 16,1%. Шулай ук популяр предметлар арасында инглиз теле - 13,9% һәм тарих та бар - 10,0%.
Имтиханнарда минималь бусаганы үтә алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары өлеше 2,12%-ка арткан. «Бу мәктәп тәмамлаучылар тарафыннан предметларны «кирәк була калса» дип сайлаулары белән бәйле, аттестатларны барысы да имтиханнарсыз алды бит. Рус теле һәм математикадан канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләрне яңадан тапшырып карау мөмкинлеге булмау да үзен сиздерде», - дип сөйләде И.Ризванов.
4440 имтихан эше югары балл алды
БДИның югары балл туплаган нәтиҗәләре артты. 80 баллга һәм аннан да югарырак бәяләнгән эшләр 1,03%-ка артты, барлыгы 4440 имтихан эше югары балл алды.
Спикер билгеләп үткәнчә, математика һәм информатикадан максималь нәтиҗәләр саны кимеде. Рус теле буенча - киресенчә, 100 баллы эшләр саны артты. Моннан тыш, Татарстанда 2 укучы биология буенча иң югары балл җыйды, икесе дә Казан мәктәпләрен тәмамлаучылар: 96-нчы номерлы гимназия һәм 131-нче номерлы лицей. Әдәбият буенча иң югары нәтиҗәне җыйган Татарстанның 26 чыгарылыш сыйныф укучыларының яртысыннан артыгы - казанлылар. 779 чыгарылыш укучысы медалист булды, бу 2019 елга караганда 194-кә күбрәк. «Узган уку елы чыннан да катлаулы булды, һәм, имтиханнарга әзерләнүнең стандарт булмаган шартларын исәпкә алып, БДИ нәтиҗәләре лаеклы булды. Без укытучыларга яңа форматтагы эшләре, ата-аналарга сабырлыклары һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәбез, һәм 2020 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларына хыялланган уку йортларына укырга керүләрен теләп калабыз», - диде И.Ризванов.
И.Метшин чыгарылыш чыйныф укучыларын әзерләүдә педагогларның эшен бәяләде һәм Казан гуманитар фәннәр буенча беренче ел гына югары нәтиҗәләр күрсәтми, дип ассызыклады. «Гомумән алганда БДИ нәтиҗәләре начар түгел. Укытучыларга имтиханнарга әзерләгән өчен, йөз баллы укучыларыбыз өчен рәхмәт. Шунысы сөендерә, без рус теле буенча күрсәткечләрне яхшырттык. Казан моңа кадәр дә лидер иде, бу безнең горурлыгыбыз предметы. Математика бераз начаррак булды, гәрчә бу төп фән булса да. Кайсы мәктәпләр артка тартканын карау мөһим», - диде Мэр. Шәһәр башлыгы чыгарылыш укучыларына югары уку йортларына уңышлы керүләрен теләде.
Мэр фикеренчә, БДИ нәтиҗәләре - ул быел Алабугада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак педагогларның традицион август конференциясендә анализ үткәрү өчен сәбәп. «Алдагы 5 елга дүрт төп өстенлек арасында берсе - Казан мәгарифен дөнья дәрәҗәсенә чыгару. Бу амбициоз бурыч, һәм мәктәпләр әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен платформа булып тора. Без күпсанлы мәгариф учреждениеләрен ремонтладык, 3 яңа мәктәпне тапшырабыз. Шуларның берсе - «Адымнар» белем бирү комплексы - Казан мәгариф системасында яңа ориентир, флагман булачак мәгариф сарае. Без һичшиксез алга таба да яңа объектлар ачуны дәвам итәчәкбез», - дип йомгаклады И.Метшин.