(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче август). Казан Мэры Илсур Метшин РФ Дәүләт бүләге – Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Бүген Россия Президенты Владимир Путин тиешле указга кул куйды.
Әлеге бүләккә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да лаек булды.
Александр Невский ордены ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен тапшырыла.