(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче декабрь, Юлия Летникова). ТР башкаласында «Казанга гашыйк бул» иҗади конкурсына йомгак ясалды. Россиянең 45 шәһәреннән, шул исәптән Владивосток, Симферополь, Сургут, Екатеринбургтан җибәрелгән иң яхшы проектлар авторлары акчалата бүләкләр алачак. Конкурска барлыгы 255 гариза килгән. «Башка шәһәрләрдә яшәүчеләрнең катнашуы сөендерә – безгә болай гына килмиләр, шулай ук мондый конкурсларда да катнашалар. Димәк, Казан күңелләренә хуш килгән, алар аның турында дусларына, туганнарына һәм якыннарына сөйләячәк, ә аларның, үз чиратында, ТР башкаласына барасы килү теләге туачак», – диде Казан Мэры Илсур Метшин.
Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова аппарат киңәшмәсендә конкурсның өч номинациядә узганын искә төшерде: «Казан турында иң яхшы видеоролик», «Иң яхшы фотоэш», «Казан туристлык өчен», «Казандагы туризм турында иң яхшы мәкалә». Жюри составына хакимият, иҗади берләшмәләр, блогерлар һәм журналистлар керде.
Иң яхшы фотоэш дип ТР башкаласында яшәүче Елена Нагуманованың «Казанда август» фотосы танылды. Жюри архитектура композициясен, төсне һәм эшнең эстетик дәрәҗәсен бәяләде. Икенче урынны Түбән Новгородтан Екатерина Романова алды. Ул конкурска «Кабан күлендә җәйге кич» фотосын тәкъдим итте, жюри әгъзалары кызыклы ракурсны һәм авторның тәэсирле карашын бәяләде. «Казан. Кол Шәриф. Мәхәббәт» фотосы өчен ТР башкаласында яшәүче Аида Мәрданова да өчлеккә керде.
Туризм турында иң яхшы мәкалә Новокузнецкидан Ирина Степанищеваның эше булып чыкты. «Казанга гашыйк бул» дигән публикациясендә ул шәһәрнең тарихи урыннарын һәм гастрономия урамнарын үз эченә алган кызыклы маршрут тәкъдим итте. Эш 6,5 меңнән артык карау җыйган. Жюри язманы профессиональ трэвэл-журналистикага кертте. Бу номинациядә икенче урынны «Казан – ул мәхәббәт турында» эше белән Сергеев Евгений яулады, өченче урында Владивостоктан Татьяна Полюх булды. Басмада кунаклар Казанга сәяхәт турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.
«Казан турында иң яхшы видеоролик» номинациясендә Татарстан башкаласында яшәүчеләр бүләкләнде. Жюри өченче урынны Александр Казаковка бирде, икенче урынны – Алинә Нуриәхмәтовага. Жюри әгъзалары бертавыштан Тимур Акбашев командасына алтын бирделәр», - диде Дарья Санникова.
Җиңүчеләр – 50 мең сум, көмеш призерлар – 30 мең сум, бронза призерлар 15 мең сум алачак.
Туризмны үстерү комитеты директоры җомга көнне Казанда «Кунакчыллык йолдызлары – 2023» туристлык, ресторан һәм кунакханә индустриясе предприятиеләре хезмәткәрләре арасында II төбәкара һөнәри осталык фестиваленә йомгак ясалуын искәртте. Россиянең 22 шәһәреннән 120 ләп кеше 10 номинациядә иң яхшысы исеме өчен ярышты. Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова тапшырды.