2023 елда Казанда 24,8 мең җинаять теркәлгән, шуларның 6,1 меңе – дистанцион рәвештә кылынган мошенниклык. Җинаятьчеләр арасында халыкны алдауның иң популяр ысуллары: банк хезмәткәрләре яки авыр хәлгә тарыган туганнары исеменнән шалтыратулар, шулай ук маркетплейслар да кулланыла. Бу хакта Казан шәһәр Думасының XXVIII сессиясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илнур Хәялиев хәбәр итте.
«Кызганычка каршы, камералар безгә интернет-мошенникларга каршы көрәштә ярдәм итә алмый, бу өлкәдә алдау ысуллары гел яңарып һәм үзгәреп тора. Безнең бурыч – әлеге тискәре күренешләргә нәтиҗәле җавап бирү. Моның өчен без шәһәр халкына үзебезне һәм акчаларыбызны саклауның мөһим кагыйдәләре турында гел искәртеп торырга тиеш. Башкарма комитеттан, депутатлар корпусыннан бу юнәлештә эш темпларын киметмәүне сорыйм», – диде мэр Илсур Метшин.
Көчләү һәм талау белән бәйле җинаятьләрне 100% ачуга ирешелгән
Илнур Хәялиев сүзләренә караганда, 2023 ел нәтиҗәләре буенча полиция хезмәткәрләре тарафыннан 1,8 мең чарада, шул исәптән спорт, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни чараларда халыкның иминлеге тәэмин ителгән. Чараларның күбесе гомумроссия һәм халыкара статуска ия булган. Алар барысы да җитди вакыйгаларсыз узган.
«Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең шәхси составына башкарылган эш һәм шәһәр халкының имин яшәешен тәэмин иткәне өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде мэр. – Барлык зур чараларда һәм көндәлек тормышта сез үз бурычыгызны җаваплы һәм профессиональ рәвештә башкарасыз. Шәһәрдәге тотрыклы, куркынычсыз вазгыять өчен без сезгә рәхмәтле. 1,8 меңнән артык чара тиешле дәрәҗәдә узды. Бу бик зур, олы хезмәт».
2023 елда 9 меңгә якын җинаять эше ачылган. Көчләү һәм талау белән бәйле җинаятьләрне 100% ачыклауга ирешелгән. Үтерү, сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү, урлау, фатир талау һәм автомобиль урлау очракларын ачыклау буенча да күрсәткечләр югары. Мәсәлән, Краснококшайск урамындагы үтерү очрагы ачыкланган. Җинаятьче чүкеч белән 37 яшьлек хатын-кызга һөҗүм иткән була, ул аны эшеннән алып өенә кадәр эзәрлекләп кайта.
«Республика хөкүмәте һәм шәһәр мэриясе булышлыгы белән урнаштырылган видеокүзәтү системалары уңышлы файдаланыла. Казанда торак секторның 50% тан артыгы, шулай ук парклар һәм скверлар видеокүзәтү системасы ярдәмендә мониторинглана. Бүгенге көндә 42 меңнән артык видеокүзәтү камерасы эшли, шул исәптән «Имин шәһәр» һәм «Имин ишегалды» программалары кысаларында. Алардан алынган язмаларны кулланып, 1100 дән артык җинаять ачылды, 922 административ хокук бозу очрагы ачыкланды», – дип сөйләде Илнур Хәялиев.
«Авыр җинаятьләрнең 100% ачыклануы сөендерә, чыннан да, «Имин шәһәр», «Имин ишегалды» – хокук саклаучыларыбызның өстәмә күзләре», – дип өстәде Илсур Метшин.
67 килограмм наркотик законсыз әйләнештән алынган
Узган елда полиция хезмәткәрләре 200 ләп «төркемче»не тоткарлаган, аларның яртысы – оешкан җинаятьчел төркемнең яңа ачыкланган әгъзалары. Узган һәм агымдагы елларда оешкан җинаятьчел төркем әгъзалары катнашында берничә конфликт теркәлгән, барлык очракларда да алар көнкүреш характерында булган. «Оешкан җинаятьчел төркем әгъзалары катнашындагы конфликтларның еш кабатлануы борчу тудыра. Инцидентлар көнкүреш характерында булуга карамастан, без хокук бозуларны профилактикалау юнәлешендә, бигрәк тә балигъ булмаганнар арасында мондый очракларны кисәтү өстендә тырышып эшләргә тиеш», – диде шәһәр башлыгы.
Мэр билгеләп үткәнчә, шәһәрдә илдәге иң яхшы спорт инфраструктураларының берсе булдырылган, яшүсмерләр клублары, мәдәният учреждениеләре эшли, ял итү өчен җәмәгать киңлекләре бар. «Яшьләргә тудырылган шартлар турында сөйләргә генә кирәк. Алга таба талантлы егетләребез һәм кызларыбыз барысын да үзләре эшләячәк. Башкарма комитет, депутатлар корпусы, бу юнәлештә профилактик эш даими алып барылырга тиеш», – дип йөкләмә бирде мэр.
Законсыз әйләнештән 67 килограмм наркотик һәм психотроп матдәләр алынган. Аларны транспортлау буенча – 22, шул исәптән Казан территориясендә тарату буенча оештырылган җиде канал ябылган. Өйләрендә 2 килограммнан артык синтетик наркотик саклаган ике кеше тоткарланган. Мефедронның бер өлеше, үлчәп, сату өчен төргәкләргә тутырылган булган. Әлеге җинаятьне ачу нәтиҗәсендә якынча 10 млн сумлык 23 меңнән артык доза шәһәр урамнарына чыкмый кала.
2023 елда Казанга 200 меңнән артык чит ил кешесе килгән. Бүген башкала территориясендә 50 меңгә якын чит ил гражданины яши. Миграция өлкәсендә 10 меңнән артык административ хокук бозу очрагы теркәлгән, шәһәрдә булу вакытын кыскарту турында 106 карар чыгарылган, илгә керүгә рөхсәт бирмәү турында 1,5 меңгә якын күрсәтмә җибәрелгән. ТР башкаласы судлары чит ил гражданнарын Россиядән куу турында 2 меңгә якын карар кабул иткән. Алар тарафыннан кылынган җинаятьләр дәрәҗәсе 5% тан артмый, дип билгеләп үтте спикер.
11 уен бизнесы объектының эшчәнлеге туктатылган
Илнур Хәялиев сөйләвенчә, 2023 елда Казанда 436 икътисади җинаять теркәлгән. Ачыкланган ришвәтчелек очраклары саны – өч тапкыр, коррупция очраклары – 2,5 тапкыр, вазифаи җинаятьләр 24 процентка арткан.
Шул ук вакытта 11 уен бизнесы объектының эшчәнлеге туктатылган, 355 берәмлек җиһаз тартып алынган. Комарлы уеннарны законсыз оештыру һәм үткәрү турында алты җинаять эше кузгатылган.
Легаль булмаган әйләнештән 12 мең литрдан артык ялган алкоголь һәм спиртлы эчемлек алынган. Бу өлкәдә ачыкланган җинаятьләр саны ике тапкыр арткан. Аерым алганда, Түбән Новгородтан алкоголь кертү каналы ябылган, легаль булмаган бер җитештерү базасы эшчәнлеге туктатылган. Шулай ук Казандагы гараж кооперативларының берсендә тиешле документлары булмаган 4 мең литр продукт тартып алынган.
Илнур Хәялиев шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре статистикасына да тукталды. Барлыгы 1326 очрак теркәлгән. Исерек хәлдәге шоферлар катнашында аварияләр саны кимегән, исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүнең 3,5 мең очрагы кисәтелгән.
«Быел без Россия Федерациясе президентын сайлауларны, «Россия – Ислам дөньясы» XV халыкара икътисади форумын, БРИКС уеннарын һәм БРИКС саммитын уздырачакбыз. Казан Эчке эшләр идарәсе алдына куелган бурычлар үтәлер дип ышанам. Ассызыклап әйтәм: хисап чорында Казан Эчке эшләр идарәсе тарафыннан шәһәрдә хокук тәртибен саклауны тәэмин итү эше югары дәрәҗәдә оештырылды, моның өчен барлык полиция хезмәткәрләренә рәхмәтемне белдерәм», – дип нәтиҗә ясады мэр.