Казан мэры Илсур Метшин шәһәр халкын Бөтендөнья театр көне белән котлады.
Кадерле дуслар!
Сезне Бөтендөнья театр көне белән чын күңелдән котлыйм!
Гасырлар дәвамында театр сәнгате иң популяр һәм халыкның яраткан иҗат төре булып кала, ул миллионлаган тамашачының эчкерсез мәхәббәтен, йөрәген һәм күңелен яулады.
Казан, 1000 еллык тарихка ия мәдәни мегаполис буларак, театрның уникаль традицияләрен кадерләп саклый, төрле иҗади программаларны һәм сәхнә проектларын гамәлгә ашыруда актив катнаша, Россия территориясендә заманча театр сәнгатен үстерүгә һәм танытуга үзеннән зур өлеш кертә.
Татарстан башкаласы театрлары репертуарында тәкъдим ителә торган татар, рус һәм чит ил классикасы, заманча драматургия гаҗәеп талантлы куелышлары белән истә кала. Спектакльләр, новаторлык алымнары һәм идеяләре белән баетылып, елдан-ел төрлеләнә һәм тулылана бара, Казан халкының һәм аның күпсанлы кунакларының эстетик горизонтларын киңәйтә.
Хөрмәтле театр хезмәткәрләре! Сезгә чиксез илһам, тамашачылар мәхәббәте, яңа кызыклы проектлар һәм билгеләнгән планнарны, ният-максатларны тормышка ашыруда уңышлар телим. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек юлдаш булсын!