Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Россия президентын сайлауларның соңгы көне кысаларында оештырылган гаилә фестивалендә булдылар. Бәйрәм программасы «Ак Барс Арена» стадионы янындагы мәйданчыкта узды. Гомумән алганда, чараны 51 мең кеше тамаша кылды.
ТР рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов республика халкына сайлауларда катнашулары һәм аларның актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде.
«Катлаулы чорда яшибез, әмма барлык авырлыкларны җиңеп чыгачагыбызда шигем юк. Татарстан – илебез өчен терәк субъект, ә Казан – иң яхшы шәһәр, чөнки монда сезнең кебек искиткеч кешеләр яши! Без, үз чиратыбызда, республикабыз алга таба да чәчәк атсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез, һәм бу юлда безгә ил җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, гаилә фестивале кунаклары өчен Май чабу бәйрәменә багышланган күңел ачулар, урам театрлары, Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгышлары әзерләнгән иде. Кичәнең хедлайнерлары Ваня Дмитриенко, Хәбиб, «Иванушки International», «Кар-мэн» һәм «Хор Турецкого» төркемнәре булды.
Казанда 466 участок сайлау комиссиясе эшләде, шуларның 31 е – гражданнарның вакытлыча тору урыннарында. ТР башкаласында барлыгы 927 меңнән артык сайлаучы исәпләнә.