Казанда «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр фестиваленең шәһәр этабына 7 меңнән артык конкурсант узган. Район турлары нәтиҗәләре буенча иҗади марафонның дүрт номинациясенә барлыгы 700 гариза сайлап алынган. Йомгакны 29 нчы мартта «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертта ясыйбыз, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитетының эшлекле дүшәмбесендә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина.
«Казан яшь талантларга, инициативалы егетләргә һәм кызларга бай. Быелгы яз да искәрмә булмас. Яңа проектлар, коллективлар туып тора. Ә без белгән һәм яратып өлгергән коллективлар башка чаралар белән сөендерүләрен дәвам итә. Без аларны игътибар белән күзәтәчәкбез һәм, кирәк булганда, ярдәм кулын сузачакбыз. Ә бу мәйданчыкларда яңа талантлар ачылыр дип өметләнәбез», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр этабының сайлап алу көннәре 12-14 нче мартта Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында узган. Конкурсның жюри составына Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан чакырылган белгечләр кергән. Мәсәлән, яшь талантларның чыгышларын Австрия операсы солисты, ЮНЕСКО каршындагы Халыкара музыкаль белем бирү җәмгыяте әгъзасы Владимир Салтаев һәм «Борис Эйфман бию академиясе»нең пластика һәм актерлык осталыгы бүлеге җитәкчесе, театр һәм кино актрисасы, Россия фигуралы шуу федерациясе хореографы Елизавета Навиславская бәяләгән.
Җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре 29 нчы мартта «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерт вакытында игълан ителәчәк. Шуннан соң алар «Созвездие-Йолдызлык» конкурсының республика этабына үтәчәк.
Алия Заһидуллина сүзләренә караганда, сайлап алу турларында ел саен 5 яшьтән алып 21 яшькә кадәр 3 меңнән алып 4 меңгә кадәр кеше катнаша. Шул ук вакытта узган елларда җиңү яулаган талантлар шәһәр этабына автомат рәвештә уза.
«Әлеге фестиваль Казанның сәләтле балаларына, талантларын киң җәмәгатьчелеккә күрсәтеп кенә калмыйча, иҗади юнәлештә дә камилләшү мөмкинлеге бирә», – дип нәтиҗә ясады комитет рәисе.