Казанда бу атнадан БРИКС саммитына
ныклап әзерлек башлана, ул агымдагы елның октябрендә узачак. Бүгенге көндә
халыкара форумда катнашуларын 33 дәүләт раслады. Татарстан башкаласының дөнья
дәрәҗәсендәге чараларны үткәрүдә зур тәҗрибәсе бар, әмма аларга һәрвакытта да
беренче тапкыр кебек җаваплы итеп әзерләнергә кирәк, дип билгеләп үтте бүген
эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Илсур Метшин.
«Шәһәр
хуҗалыгын тиешле торышка китерү, төзекләндерү, шәһәрне чистарту буенча
чаралардан тыш, БРИКС илләре саммитын уздыруга әзерлек безнең өчен өстәмә җитди
чакыру булып тора. Мөһим сәяси вакыйга, ил җитәкчелеге безгә бөтен дус дөньяны
кабул итүне ышанып тапшырды. Бүгенге көндә 33 делегация үз катнашуларын
раслады. Бу бизнес-элитаның күпсанлы вәкилләре. Без халыкара вакыйгаларны
беренче тапкыр гына кабул итмибез, әмма мондый дәрәҗәдәге чараны беренче тапкыр
үткәрәчәкбез, шуңа күрә бу атнадан барлык юнәлешләр буенча тыгыз эшләячәкбез»,
– дип җиткерде Казан мэры Илсур Метшин.
«Һәр
вакыйгага җаваплы итеп әзерләнергә чакырам, тәҗрибәбез бар дип, бармак аша гына
карарга ярамый. Узган атнада трафик булмаган вакытта һәм ял көннәрендә шәһәр
буйлап йөрдем, карадым һәм эшебез җитәрлек булуына тагы бер кат инандым. Аллага
шөкер. Әлеге эшкә ресурслар бүлеп бирелде, республикабыз рәисе Рөстәм
Миңнехановка рәхмәт. Ул шәһәрне чарага әзерләү өчен акча бүлеп бирде. Федераль
программалар да әлеге бурычларны үтәүгә йогынты ясый», – дип ассызыклады шәһәр
башлыгы.