Казанда 12 нче июньдә, Россия көнендә, БРИКС уеннары ачылачак. Тантана Универсиада авылында театраль тамаша форматында узачак. Ярышларга 74 илдән, шул исәптән БРИКСта катнашучы 10 илдән, барлыгы 4,7 меңнән артык кеше киләчәк. Бу хакта шәһәрне халыкара вакыйгаларга әзерләү буенча штаб утырышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
«Яңа глобаль спорт ярышларының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу Казан һәм илебез белән горурлану өчен чираттагы сәбәп булсын иде. Моның өчен бар көчебезне куячакбыз», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин.
БРИКС уеннары 10-26 нчы июньдә узачак. Ярышлар өчен шәһәрнең 17 спорт объекты җәлеп ителә. Хәзер аларны капиталь ремонтлыйлар: идән өслеге, вентиляция һәм яктырту җиһазлары, киенү бүлмәләре, санитария һәм душ бүлмәләре яңартыла.
Илсур Метшин искәрткәнчә, быел Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиада уздырылуга 11 ел тулачак, шуңа күрә күп кенә спорт объектлары, идарәчеләрнең һәм менеджерларның ышанычлы кулларында булуга карамастан, капиталь ремонтка мохтаҗ. Ә БРИКС уеннарына әзерлек проекты кысаларында аларны яңартырга мөмкинлек туды. Башкарма комитет хезмәткәрләре спорт объектларын инде тикшерде, иртәгә Үзәк стадионга бару планлаштырыла, дип өстәде ул.
Татарстан башкаласында ярышлар 29 дисциплина буенча узачак. Хәзер Россия Спорт министрлыгында программага утызынчы спорт төрен – акробатик рок-н-роллны кертү мәсьәләсе карап тикшерелә. Аның буенча турнирны Мәскәү объектларының берсендә оештыру планлаштырыла. Инициатива федераль оештыру комитеты утырышында яңгыраячак.
Ярышларда 389 комплект медаль уйнатылачак. Алар өчен 3,6 меңнән артык чит ил спортчысы һәм ил җыелма командасы составында 1,1 меңгә якын россияле көч сынашачак, шуларның тугызы – Казан спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләре. БРИКС уеннарын үткәрү регламенты һәм ярышлар расписаниесе инде төзелгән – ул 15 нче майдан соң расланачак.
Катнашучы командалар Универсиада авылында урнашачак. Спортчылар өчен ярышлар һәм рәсми чаралар кысаларында трансфер каралган, төп протокол маршрутлары шулай ук төзелгән.
«БРИКС уеннарын уздыруга әзерлек, шул исәптән катнашучыларны урнаштыру һәм ашату, транспорт белән тәэмин итү, аккредитацияләү, мәдәният һәм волонтерлык программасын эшләү буенча чаралар планы расланды һәм гамәлгә ашырыла, шулай ук куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чаралар башкарыла. Барлык бурычлар билгеләнгән срокларда үтәлә», – дип өстәде Гүзәл Сәгыйтова.
БРИКС уеннары алдыннан Казанга тугыз илдән 11 делегат киләчәк. 15-19 нчы апрельдә аларга сервислар тәкъдир ителәчәк, спорт объектлары һәм Универсиада авылы күрсәтеләчәк.
«Вакыт бик тиз уза, әле кайчан гына Бөтендөнья җәйге Универсиада өчен объектлар төзегән идек. Аларның һәрберсе безнең өчен кадерле. Ул вакытта дистәләгән объектларны тутыра алырбызмы, дип борчылдык. Дөньякүләм практика шуны күрсәтә: хәтта Олимпия объектлары да ярышлардан соң, кызганычка каршы, буш тора. Шәһәр өчен аларны карап тоту бик чыгымлы. Бездә исә барлык объектлар иртәдән кичкә кадәр гөрли. Тагын дистәгә якын объект төзесәк, алары да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләүчеләр белән тулыр иде кебек», – диде Илсур Метшин.
БРИКС уеннары спортчылары һәм кунаклар өчен Универсиада авылында 10 нчы июньнән 24 нче июньгә кадәр мәдәни чаралар уздыру каралган. Моннан тыш, теләгән һәркем театрларга һәм эре музейлардагы күргәзмәләргә йөри алачак. Тагын бер чара «УРАМ» экстрим-паркында планлаштырылган. «21 нче июньдә Халыкара йога көне билгеләп үтелә, бәйрәм БРИКС илләрендә, бигрәк тә Һиндстанда популяр, ул нәкъ ярышлар уздырылган көннәргә туры килә. Барлык йога сөючеләр өчен дә төрле активлыклар оештырылачак», – дип өстәде Гүзәл Сәгыйтова.
22-23 нче июньдә БРИКС илләренең спорт министрлары очрашачак. Төп эшлекле чаралар Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында һәм Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак.
Мәдәни вакыйгалар сериясе Сабантуй белән тәмамланачак. Быел ул 23 нче июньгә билгеләнгән. БРИКС уеннарында катнашучылар һәм кунаклар татар традицияләре белән таныша алачак.
Халыкара ярышлар турында тулы мәгълүматны рәсми сайтта табарга мөмкин.