Быел җәй көне БРИКС уеннары кысаларында җиңел атлетика буенча ярышларны кабул итәчәк Үзәк стадион һәм футбол-җиңел атлетика манежы 25% ка ремонтланган. Конструктив элементларны ныгыту, трибуналардагы утыргычларны, йөгерү юллары өслеген яңарту, инженерлык челтәрләрен, җиһазларны һәм инвентарьны алыштыру буенча эшләр узган елның декабрендә башланган. Капиталь ремонтны май ахырына тәмамлау планлаштырыла. Бүген Казан мэры Илсур Метшин спорт объектындагы эшләрнең барышын тикшерде.
Үзәк стадион соңгы тапкыр якынча 20 ел элек төзекләндерелгән булган.
«Үзәк стадион 1960 елда төзелгән. Башкалабызның спорт тарихына кереп калган иң мөһим вакыйгалар аның исеме белән бәйле, әйтик, биредә дөнья футболы грандлары чыгыш ясады, «Рубин» зур җиңүләр яулады, җиңел атлетика кубоклары һәм Россия чемпионатлары, Европа ярышлары узды. Соңгы капиталь ремонт 20 ел элек булган һәм, әлбәттә, объект төзекләндерүгә мохтаҗ иде», – диде Илсур Метшин. Ул республика җитәкчелегенә һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка капиталь ремонтка бүлеп бирелгән акчалар өчен рәхмәт белдерде. Реконструкция бәясе 1 млрд сумнан артып китәчәк.
Стадионда һәм манежда алып барыла торган төзелеш эшләре вакыт ягыннан бик чикләнгән, ремонтны май ахырына тәмамлау планлаштырыла. «Чит ил җиһазлары кайтарту белән бәйле сораулар бар иде, әлеге мәсьәләне хәл иттек. Сыйфатлы йөгерү юллары, яктырткычлар, төзелеш материаллары... Кыскасы, киләсе 10 елга Үзәк стадионда югары дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен халыкара стандарт тәэмин ителәчәк», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Бүгенге көндә стадионда җиңел атлетика өслеген алмаштыру 35% ка башкарылган. Йөгерү өчен яңа юллар экологик яктан чиста һәм чыдам резинадан булачак. Материалның ныклыгы аннан еш файдалану мөмкинлеге бирә, шулай ук ул амортизация эффекты тудыра, ә бу, үз чиратында, мускулларның арыганлыгын һәм микротравмалар алу куркынычын киметә.
«Спорт җиһазлары – Европадан, ә өслек Кытайда җитештерелгән. Ул сыйфаты ягыннан башкалардан калышмый, анда Олимпия җыелма командалары шөгыльләнә. Яңа өслек барлык стандартларга туры килә, аңа World Athletics сертификаты алынды», – дип аңлатты «Портал» төзелеш-монтаж предприятиесе» ҖЧҖ генераль директоры Булат Әхмәтгәрәев.
Ремонттан соң объект 15 меңгә якын тамашачыны кабул итә алачак. Көнбатыш трибунаның түбәсен, барлык трибуналарда тамашачылар утыргычларын сүтү буенча эшләр инде тәмамланган.
«Без утыргычлар өчен көрәннән соргылт акка күчә торган төсләрнең пиксельле моделен кулланабыз. Күктән караганда, ул бик матур күренәчәк», – дип билгеләп үтте генераль подрядчы оешма директоры.
Объектта ярыкларны инъектирлау юлы белән ямау, стеналарны тигезләү һәм санитария бүлмәләрен штукатурлау, металл конструкциянең козырегын буяу буенча эшләр тәмамланган. Көнбатыш трибуна галереясында бетон конструкция ныгытылган, керү төркемнәрендә идән өслеген сүтү дәвам итә. Шулай ук көнчыгыш галерея, киенү-чишенү бүлмәләре, делегатлар, тренерлар һәм судьялар өчен бүлмәләр фасадлары сүтелгән. Аларның дизайны Шәһәрне үстерү институты белән берлектә эшләнә.
«Еллар дәвамында Үзәк стадион энергетикасы үзенә иң яхшыны гына сеңдергән. БРИКС уеннарында катнашучылар һәм кунаклар Казанның 1000 еллык тарихы рухын тоярга тиеш. Барысына да ошар дип өметләнәбез», – диде шәһәр башлыгы.
Футбол-җиңел атлетика манежы БРИКС уеннарында катнашучы 226 спортчы өчен күнекмәләр мәйданчыгына әйләнәчәк, анда йөгерү юллары һәм трибуналар демонтажланган инде. Якын арада сикерү чокырларын ремонтлау һәм йөгерү юллары өслеген җәю буенча эшләр тәмамланачак. Манежны капиталь ремонтлау 172,3 млн сумга төшәчәк.
«Ярышлар тәмамланганнан соң, хәтта Олимпия стадионнары да бушый. Үзәк стадион – дистәләгән спорт объектлары арасында йөзек кашы. Ул иртәдән кичкә кадәр профессионал һәм һәвәскәр спортчылар белән тулы», – дип билгеләп үтте мэр.
Ремонттан соң манеж иртәнге алтыдан төн уртасына кадәр ачык булачак. «Үзәк стадионда җиңел атлетика сезонында дәресләр узачак. Футбол аренасында «Рубин-2» командасы һәм икенче лигага чыккан яңа «Сокол» командасы, шулай ук балалар спорт мәктәпләреннән уенчылар шөгыльләнәчәк. Шуңа күрә без хәзер спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләрне бирегә сыйдырып бетерү мәсьәләсен хәл итәргә тиеш», – дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
БРИКС уеннары Татарстан башкаласында 10-26 нчы июньдә шәһәрнең 17 спорт объектында узачак. Хәзер аларда капиталь ремонт эшләре бара: идән өслекләре, вентиляция һәм яктырту системалары, киенү-чишенү бүлмәләре, санитария һәм душ бүлмәләре яңартыла. Үзәк стадионда спортчылар йөгерүдә, эстафетада, биеклеккә сикерүдә, ядрә ыргытуда һәм этеп җибәрүдә, шулай ук җиде төр һәм ун төр ярышларда көч сынашачак. Катнашучылар арасында 42 комплект медаль уйнатылачак.
БРИКС уеннарына Казанга барлыгы 4,7 мең спортчы һәм делегация әгъзалары килер дип көтелә. Ярышлар 29 спорт төре буенча узачак (шуларның 20 се – спортның Олимпия төрләре).
Үзәк стадионда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың җиңел атлетика турниры, шулай ук УЕФА чемпионнар лигасы һәм Европа лигасы матчлары уздырылды. 2018 елда ул футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына әзерлек урыны буларак файдаланылды.
Диләрә Гафурова