Казан мэриясе татар телендә балалар
пьесалары конкурсын башларга планлаштыра. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр
тапшырылачак, ә иң яхшы эшләр махсус җыентыкка керәчәк һәм театр
коллективларына тәкъдим ителәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма
комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
«Балачак – борчу-мәшәкатьсез вакыт кына түгел, ә
шәхес, характер формалашу чоры да. Бала театрда, телевизорда һәм гаджетларда
күргән беренче китаплар, мультфильмнар, спектакльләр, роликлар – болар барысы
да балаларыбызның шәхесен формалаштыруга йогынты ясый», – дип ассызыклады мэр
Илсур Метшин.
«Без бер культуралы катламда үстек, – дип дәвам итте
ул. – Әти-әниләр, әби-бабайлар укыган әкиятләрне тыңладык, «Винни-Пух», «Ну,
погоди!»ны карадык. Алар урынына «Том һәм Джерри»лар килде, алары да сөендерде.
Ә хәзер балалар һәм оныклар караган нәрсәләр кайбер ата-аналарны да аптырашта
калдыра», – дип өстәде шәһәр башлыгы.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, бүген мәктәп укучылары
бөтенләй башка дөньяда үсә, хәтта балачагы 10 ел элек кенә булганнардан да нык
аерыла.
«Без моңа читтән карарга тиеш түгел, ә балаларны
тәрбияләүдә катнашырга тиешбез. Аларга китаплар, мультфильмнар, фильмнар,
хикәяләр кирәк, алар балаларга мәрхәмәтле, акыллы, зур йөрәкле һәм гадел булып
үсәргә ярдәм итәчәк», – дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Гүзәл Сәгыйтова сөйләгәнчә, хәзер конкурсның
нигезләмәсе эшләнеп бетә һәм тиздән гаризалар кабул итә башлаячаклар. Аның
сүзләренчә, татар телендә заманча балалар һәм яшүсмерләр пьесаларына кытлыкны
күп кенә милли театрлар һәм яшьләр, балалар театр студияләре, шул исәптән
«Апуш» та тойган.
Ул күптән түгел «Апуш» шәкертләренең «Кечтүк»
(«Малявка») спектакле белән «Театраль Идел буе» фестивалендә икенче
урынны алуларын искә төшерде. Бүләкләү 20-24 нче апрельдә Ижевск
шәһәрендә узачак. Шул ук спектакль белән студия Брянцев фестивалендә җиңү яулады.