Җиңү көненә әзерлек
кысаларында Казанда махсус шәһәр штабы төзеләчәк, аңа Эчке эшләр министрлыгы,
Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Федераль куркынычсызлык хезмәте,
сәламәтлек саклау, мәдәният, гражданнарны яклау идарәләре вәкилләре керәчәк. Барлык чараларны да тиешле куркынычсызлык таләпләрен
үтәп гамәлгә ашыру зарур – әзерлекне бүгеннән үк башлау мөһим, дип белдерде
террорчылыкка каршы комиссия утырышында шәһәр мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның
батырлыклары турында сөйләүче чараларның әһәмиятен билгеләп үтте. Шул ук
вакытта оештыручыларга куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә җаваплылык
йөкләнүен дә искәртте.
«Җиңү көне – халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәреннән
берсе. Бүген аның белән бәйле чаралар аерым әһәмияткә ия. Дустанә булмаган
көчләр күпмилләтле халкыбызның батырлык тарихын, сызып ташлап, яңадан язарга
тырыша. Балаларга, оныкларга Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне тапшыру –
безнең бурыч, җаваплылык, шул ук вакытта зур теләк тә. Бәйрәм чараларында
катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсен һәрьяклап уйларга
кирәк», – дип ассызыклады мэр.
Шәһәр Башкарма комитеты полиция белән берлектә
куркынычсызлык киртәләрен урнаштыру схемаларын эшләгән, шулай ук тикшерү
зоналарының, таранга каршы техниканың саны һәм урнашу урыны билгеләнгән.
«Махсус шәһәр штабы төзеләчәк, аңа Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Гадәттән
тыш хәлләр министрлыгы, Федераль куркынычсызлык хезмәте, сәламәтлек саклау,
мәдәният, гражданнарны яклау идарәләре вәкилләре керәчәк», – диде мәдәният
идарәсе башлыгы Азат Абзалов.
Казан халкына һәм кунакларга бәйрәм мәйданчыкларына
зур сумкаларсыз һәм башка күләмле әйберләрсез килергә киңәш ителә. Бу чорга
кертеләчәк барлык чикләүләр турында шәһәрлеләргә алдан хәбәр ителәчәк.
«Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан гражданнарга
транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү туында мәгълүмат җиткереләчәк, шулай ук
гадәттән тыш хәлләр вакытында үтәлергә тиешле гамәлләр хакында хәбәр ителәчәк.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, гражданнар өчен, экраннарга
трансляцияләү юлы белән, тавышлы һәм текстлы хәбәр әзерләнде», – дип билгеләп
үтте Азат Абзалов.
Бәйрәм мәйданчыкларында лицензияләнгән сак
предприятиеләре хезмәткәрләре, чараны оештыручыларга ярдәм итүчеләр,
волонтерлар, медицина хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, шулай ук коткаручылар
кизү торачак. Марш атлаучы колонналарны хәрби автоинспекция һәм полиция
хезмәткәрләре озата барачак.
9 нчы майның бәйрәм салютын Казансу елгасы
акваториясендә җибәрү планлаштырыла. Соңгы карар гадәттән тыш хәлләрне кисәтү
һәм бетерү буенча шәһәр комиссиясе утырышында кабул ителәчәк.
«Шушы көннәрдә зур утырыш узачак, анда чараларны
оештыручыларга, шул исәптән әзерлек өчен җаваплы республика һәм шәһәр
ведомстволарына кирәкле куркынычсызлык чараларын тәэмин итү буенча бурычлар
куелачак һәм тәкъдимнәр биреләчәк», – дип йомгаклады сүзен Азат Абзалов.
Диләрә Гафурова