Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлекчәсенең «Алга! Киттек!» республика форумын ачу тантанасында катнаштылар.
Тантана башланыр алдыннан катнашучылар төбәк башлыгына гамәлгә ашырыла торган проектлар: экологик походлар, зооволонтерлык, юлларда балаларның иминлеген арттыру буенча уку-укыту чаралары һәм башкалар турында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ил президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Алдынгылар хәрәкәте» яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә мөһим роль уйный һәм шәхес буларак үсү өчен киң мөмкинлекләр ача.
«Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлекчәсе оешканнан соң, кыска гына вакыт эчендә аның клублары һәр мәктәптә, яшьләр һәм яшүсмерләр үзәкләрендә барлыкка килде. Төрле чараларда 200 меңнән артык кеше катнашты.
«Туган ягыбызны, якын кешеләребезне яратмасак, традицияләрне сакламасак, киләчәгебез дә юк. Әмма безгә андый куркыныч янамый, бигрәк тә сезнең кебек кызыксынучан, актив яшьләр булганда. Сезнең, сәләтегезне үстереп, уңышка ирешү өчен барлык мөмкинлекләрегез бар. Без, үз чиратыбызда, барлык башлангычларыгызда ярдәм итәргә әзер», – диде ТР рәисе.
«Алга! Киттек!» форумы 30 нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда 1 меңнән артык бала һәм яшүсмер, шулай ук «Алдынгылар хәрәкәте» остазлары катнаша. Төп максат – яшьләргә берләшү мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүмат бирү һәм аларның иҗтимагый эшчәнлектә катнашуга мотивациясен арттыру.
Хәзерге вакытта Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте»нең 1522 беренчел бүлекчәсе ачылган. Республикада аңа 54,5 меңнән артык кеше кушылды, дип хәбәр итә ТР рәисе матбугат хезмәте.