Илсур Метшин «Водоканал» МУП коллективына предприятиенең яңа генераль директорын – 2016 елдан «Казэнерго» АҖ белән белән җитәкчелек иткән Рөстәм Абделхаковны тәкъдим итте. Хезмәткәрләр белән очрашу «Водоканал»ның Родина урамындагы төп бинасында узды.
Кадрлар үзгәреше турында Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе барышында билгеле булды. Соңгы 15 елда «Водоканал» генераль директоры вазифасын Андрей Егоров башкарды, хәзер ул ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетын җитәкләячәк – узган атна ахырында парламент сессиясендә шундый карар кабул ителде.
«Андрей Юрьевич эшчәнлегендә барлыкка килгән үзгәрешләр аның һөнәри үсеш юлының дәвамы булып тора. Ул әлеге комитетта инде икенче чакырылыш хезмәт куя. «Водоканал» МУП – стратегик предприятие, бизнес, социаль учреждениеләр һәм, гомумән, тулаем шәһәр тормышы аның эшчәнлегенә бәйле. Андрей Юрьевич җитәкчелек иткән елларда предприятие зур проектларны гамәлгә ашырды», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Андрей Егоров җитәкчелегендә «Водоканал» ирешкән казанышлар арасында Иделдән су алу җайланмасын реконструкцияләүне, «Заречная» канализация насос станциясен төзүне, инвестиция программасын гамәлгә ашыруны һәм башкаларны атарга була. Моннан тыш, Казан Россиядә беренчеләрдән булып ләм басуларын эксплуатацияләүдән баш тартты – әлеге максаттан биологик чистарту корылмаларында явым-төшемне термохимик эшкәртү линиясе төзелде.
Мэр илдәге һәр «Водоканал» директорының да мондый масштаблы казанышлар белән мактана алмавын, ә гамәлгә ашырылган проектларның мөһим булуын, шәһәрнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итү системасында аларның җитди роль уйнавын тагын бер кат билгеләп үтте.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, шәһәр һәм республиканың торак-коммуналь өлкәсе проблемалары турында югары трибунадан сөйләү мөһим. «Андрей Юрьевич өчен яңа вазифа – яңа таләпләр», – диде ул.
Илсур Метшин ил президенты Владимир Путинның РФ Федераль Җыенына юлламасын искә алды. Аның барышында 2030 елга кадәр торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүгә 4,5 трлн сум юнәлдереләчәк дип игълан ителгән иде.
«Мин залда шәхсән үзем утырдым. Безгә анда катнашырга, документацияне әзерләргә, экспертиза узарга һәм гариза тапшырырга кирәк. Шуңа күрә Андрей Юрьевич, без ышанычлы үсә алсын өчен, бөтен көчен куяр дип өметләнәм. «Водоканала» үсешеннән, предприятие һәм канализация хуҗалыгы системасының ышанычлы эшеннән башка бу мөмкин түгел», – дип ышандырды мэр.
«Андрей Юрьевич, Сезнең – комитет рәисе, ә үземнең яңа гына мэр булып эшли башлаган вакытларны искә төшерәм. Һәр кыш безне «сикертә» иде. Борисковога таба сузылган җылылык челтәрләрендә 40 градус суыкта изоляция булмавын, ә аларның гади күгәргән торбадан гына торуын ачыкладык, ә анда бит торак фонды. Дистәләгән пар казаннары тузган, соңгы көченә эшли иде. Һәр кыш – чаларган чәчләр һәм йокысыз үткән төннәр. Модернизацияләү, җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру буенча зур эш башкарылды», – дип уртаклашты Илсур Метшин. Ул Андрей Егоровка рәхмәт хаты тапшырды. Тагын бер бүләкне – «Казанның иминлеге хакына башкарган хезмәте һәм эштәге батырлыгы өчен» аерым хөрмәт билгесен ул бүген иртән аппарат киңәшмәсендә алган.
«Сезнең белән бергә башкарылган хезмәт өчен рәхмәт. Мин берүзем берни эшли алмас идем!» – диде Андрей Егоров үз чиратында.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казан «Водоканал» генераль директоры постына яңа кандидатура республика җитәкчелеге: республика рәисе Рөстәм Миңнеханов, премьер-министр Алексей Песошин белән килештерелгән. Ул зур шәһәрләрдә һәм мегаполисларда «Водоканал» һәм җылылык челтәрләре системасының бердәм предприятиеләргә, акционерлык җәмгыятьләренә берләшкән булуын ассызыклады.
«Һичшиксез, безнең масштаб башка, ләкин бурычлар бер – халыкны ресурслар белән тәэмин итү, шуңа күрә кадрларга сакчыл карарга, булган казанышларны арттырырга чакырам», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы Рөстәм Абделхаковка.
«Сезгә, Илсур Рәисович, һәм республика җитәкчелегенә шундый зур һәм стратегик мөһим предприятиене ышанып тапшырганыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Андрей Юрьевич, сез һәрвакыт суны саклауның мөһимлеге турында искәртәсез. Без аны саклаячакбыз», – дип ышандырды Рөстәм Абделхаков.
Камилә Вилданова