11-12 нче майда ТР башкаласында узган X Казан марафонында 28 мең кеше катнашкан. Стартка Россия спортчылары, шулай ук Белоруссия, Казахстан, Төркия, Кения, Венгрия, Румыния, Швеция һәм Бельгия вәкилләре чыккан. Бу хакта Башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
«Мондый санда кунакларның һәм катнашучыларның әле булганы юк иде. Стартка 30 меңгә якын кеше кушылды. Марафоныбызның статусы елдан-ел үсә. Катнашучыларның да саны арта, географиясе киңәя», – диде мэр Илсур Метшин.
Марафон уздыру белән бәйле рәвештә юлларның кайбер участокларында транспорт хәрәкәте өчен чикләүләр кертелде. Урам-юл челтәрендә хәл Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә дә, спорт чарасы алдыннан да киеренке булды. Моннан тыш, шәһәрдә параллель рәвештә юлларда капиталь ремонт үткәрелә.
«Май бәйрәмнәре артта калды, әлеге чор – шәһәрдә күпсанлы массакүләм чараларга әзерләнү һәм киеренке эш вакыты. Парад, Кремль диварлары янында бәйрәм концерты дисеңме... Аларны мәйданда һәм турыдан-туры трансляциядә бөтен башкала һәм республика халкы карады. Җиңү көне алдыннан юлларда хәл бераз киеренке булды. Без казанлылардан гафу үтенәбез. Кызганычка каршы, әзерлек эшләре юлларны масштаблы ремонтлау белән бер вакытка туры килде. Берсен дә туктату яки кичектерү мөмкин түгел», – дип аңлатты шәһәр башлыгы.
Линар Гарипов сүзләренә караганда, ел саен Казан марафонына профессиональ спортчылар да, төрле яшьтәге һәвәскәрләр дә кушыла. Ярышларда катнашучылар өчен быел 42, 21, 10 һәм 3 км дистанцияләр әзерләнгән.
«Казан марафоны маршрутын иң матур трассаларның берсе дип атыйлар. Ул Кремль, Иске Татар бистәсе, Кремль яр буе, Миллениум күпере, «Казан» гаилә үзәге, Спортның су төрләре сарае, Кабан күле һәм Казансу елгасы яры буйлап уза», – дип билгеләп үтте спикер.
11 нче майда – 10 һәм 3 километрга, 12 нче майда 21 һәм 42 километрга массакүләм йөгерүләр оештырылган. Шулай ук чара кысаларында марафон буенча Россия чемпионаты узган.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында – Алексей Реунков, ә хатын-кызлар арасында Луиза Дмитриева җиңү яулаган.
Диана Жиленкова