Горький шоссесында Фрунзе урамы белән янәшә өч борылышлы элмәкнең берсе 70% ка төзелгән. Объектның беренче яртысында эшләр тулысынча тәмамланган. Магистральнең тулысынча реконструкциясен ноябрьга тәмамларга планлаштыралар. Төрле өлешләрдә әзерлек 80% тан 90% ка кадәр, дип бәяләнә. Гомумән алганда, светофорсыз хәрәкәт булган юлда җәяүлеләр өчен биш юл өсте кичүе һәм өч юл асты кичү юлы төзеләчәк, бер юл асты кичүе реконструкцияләнәчәк, өч борылышлы элмәк, бер тоннель һәм бер эстакада төзеләчәк. Бүген Казан мэры Илсур Метшин Горький шоссесындагы реконструкция барышын тикшерде.
Шәһәр башлыгы билгеләвенчә, Горький шоссесының Музыкальная урамыннан М7 трассасына кадәр 11,5 чакрымга сузылган өлешен реконструкцияләү, мегаполис үсешен исәпкә алып, еллар дәвамында уйланылган. Республикадагы беренче – өч катлы юл чишелеше каралган проект киләчәктә юллар төзү өчен үрнәк булып торачак.
«Без бүген юлларны реконструкцияләп кенә калмыйбыз, ә шәһәр шосселарының яңа стандартларын кертәбез. Горький шоссесында башка эшләр белән беррәттән, без өч катлы юл чишелеше төзибез – бу Татарстанда гамәлгә ашырылучы беренче проект. Магистральдә светофорсыз хәрәкәт, борылышлы элмәкләр, тротуар һәм велосипед юллары төзү каралган. Болар барысы да автомобиль йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә иминлеге һәм уңайлылыгы өчен», – диде Илсур Метшин.
«Без Казанга керү юлларын эзлекле рәвештә яңартабыз, ә Горький шоссесы аерым урын алып тора. Ул яңа микрорайон – Салават күперенә керү юлы да, М7 гә очыш трассасы да, транзит маршруты да. Шулай ук кем өчендер ул өйгә – Юдино, Васильевога, һәм, һичшиксез, күпсанлы дача участокларына илтүче юл да. Шуңа күрә бөтенесе түземсезлек белән бу проектның гамәлгә ашырылуын көтә. Реконструкцияне без 2022 елда башладык, хәзер барлык эшләр дә объектның ноябрь аена тулысынча әзер булуына таба бара», – дип ассызыклады ул.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итүенчә, беренче участоктагы Фрунзе урамы белән янәшә борылышлы элмәк төзелеше тулысынча төгәлләнгән. Фактуралы, калку өслек белән аерылып торган терәк диварларны бизәкләү эшләре тәмамланган. Объектның икенче өлешен сентябрьдә тапшыру планлаштырыла. Залесная урамы белән янәшә борылышлы элмәкнең әзерлеге дә шул ук дәрәҗәдә, дип бәяләнә, ә өченче – «Олимпиец» спорт комплексы янындагы борылышлы элмәк керү юллары белән тулысынча әзер.
Горький шоссесын реконструкцияләгәндә, барлыгы җәяүлеләр өчен биш юл өсте кичүе һәм өч юл асты кичү юлы төзеләчәк, бер юл асты кичүе реконструкцияләнәчәк, өч борылышлы элмәк, бер тоннель һәм бер эстакада төзеләчәк.
«Бүгенге көндә юл өсте кичүе өчен күтәрү элементлары монтажланган, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен лифт шахталары урнаштыру бара. Җирдә күчеп бара торган элементларны монтажлау башкарыла, эшләр июль уртасында төгәлләнәчәк. Ул вакытта инде бөтен биш юл өсте кичүе дә әзер, дияргә мөмкин булачак. Юл асты кичүләренә килгәндә, алар шулай ук югары әзерлек дәрәҗәсендә», – дип белдерде мэрга Игорь Куляжев. Моның белән беррәттән Аккош күле белән янәшә бер җир асты кичүен реконструкцияләү эшләре бара.
Горький боҗрасында өч катлы юл чишелеше төзелеше, аерым алганда, җир асты һәм җир өсте өлешләрендәге эшләр тулысынча диярлек төгәлләнде. Хәзер бу участокта тест режимында транспорт агымын җибәрү мөмкинлеге карала.
Магистральне өчтән алты полосага кадәр киңәйтү нәтиҗәсендә, автомобиль трафигы ике тапкырга артачак, аны Киров районы, Салават күпере, Залесный һәм Юдинода яшәүче 140 мең кеше тоя алачак. Эшләр тәмамлангач, М7 трассасыннан Музыкальная урамына кадәрге 11,5 чакрым озынлыктагы юл участогының үткәрү сәләте якынча ике тапкыр – сәгатенә 11 мең автомобильгә кадәр артачак. Төшү юлы һәм җирле юлларның озынлыгы 6,5 чакрымны тәшкил итәчәк, киңлеге 3-4,5 м булган тротуар һәм 1,5 м киңлектәге велосипед юлы булдырылачак.
Хәзер объектта юлны, тротуарларны, автомобиль эстакадасын, яңгыр канализациясенең тышкы челтәрләрен төзү һәм ремонтлау, тавыштан саклау экраннарын урнаштыру эшләре бара.
Хәрәкәт аеруча интенсив булган урыннарда эшчеләр полимер-битумлы тотрыкландыргыч материал белән вак ташлы-мастикалы нык асфальт-бетон сала, бу юл өслегенең хезмәт итү вакытын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Объектта көн саен 46 берәмлек техника һәм 172 кеше эшкә җәлеп ителә.
«Гомумән, Горький шоссесының әзерлеге 80% тан 90% ка кадәр тәшкил итә. Объектны билгеләнгән срокта – ноябрьда тапшырырга планлаштырабыз. Хәзер безнең алда тимер юл аша велосипедчылар һәм җәяүлеләр кичүен төзү мәсьәләсе тора. Горький тимер юлы эшләрне башкару өчен билгеле бер вакыт кына бирә, эшнең катлаулылыгы шунда. Һәм эшләү шартлары да бик гадиләрдән түгел. Ләкин мин барысы да уңышлы булыр, өлгерербез, дип уйлыйм», – дип сөйләде Игорь Куляжев.
Горький шоссесын реконструкцияләү 2022 елдан бирле бара. Заказчы – ГКУ «Главтатдортранс», проектны «Дорстрой комплекс» ҖЧҖ эшләде, подрядчы – «Мосты и дороги» ҖЧҖ. Эшләрне башкаруга ТР рәисе ярдәме белән һәм республикада милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында 27,1 млрд сум акча бүлеп бирелде.