Салават күперенең яңа торак районында шәһәрдә иң зур поликлиникаларның берсе булачак яңа поликлиника төзелеше тәмамлана. Ул 60 мең кешегә хезмәт күрсәтергә исәпләнгән, шул исәптән күрше районнардан да пациентларны кабул итәчәк. Сменасына 750 кешегә исәпләнгән яңа медицина учреждениесе составында балалар һәм өлкәннәр поликлиникасы, хатын-кызлар консультациясе, травматология пункты һәм ашыгыч медицина ярдәме станциясе эшләячәк. Бинаның гәүдәсе тулысынча күтәртелгән, стеналар һәм киртәләр кирпечтән салынган, түбә төзелгән. Хәзер объектта инженерлык коммуникацияләрен монтажлау һәм эшкәртү башкарыла. Аннары янәшәдәге территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Төзелеш эшләренең барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде.
«Казан — социаль инфраструктура объектларын төзү буенча лидер. Без зур шәһәрләр арасында иң күп мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр һәм поликлиникалар төзегән шәһәр. Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без хәзер башкалада гына түгел, республикада да иң зур медицина учреждениеләренең берсен төзибез», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Бүгенге көндә актив үсештә булган торак районы Салават күперендә 35 меңнән артык кеше яши, шул исәптән тугыз меңнән артык бала. Гыйнварда төзелә башлаган медицина учреждениесендә шәһәр халкының сәламәтлеген саклау, чирләрне ачыклау һәм профилактикалау өчен барлык кирәкле шартлар тудырылачак. Шул ук вакытта аларга шәһәргә барырга, шул исәптән тар белгечләр эзләргә кирәк булмаячак.
«60 мең кешелек медицина учреждениесе составында өлкәннәр һәм балалар поликлиникасы, ашыгыч ярдәм станциясе, травматология пункты, хатын – кызлар консультациясе эшләячәк», — дип билгеләп үтте Илсур Метшин. Өстәвенә, һәр бүлекнең үз керү төркеме булачак.
Сменасына 250 кешегә исәпләнгән балалар поликлиникасы бинаның өч катында урнашачак. Беренчесендә температуралы пациентлар өчен сөзгеч, табибларга язылу өчен инфоматлар, чишенү бүлмәсе, кабымханә, кизү табиб кабинеты, процедура кабинетлары, рентген-кабинет урнашачак. Икенче катта балалар табибы һәм тар белгечләр кабинетлары, өченчедә – көндезге стационар, физиотерапия бүлеге, дәвалау физкультурасы кабинеты ачылачак.
«Безнең кабул итү кабинетларының яңалыгы стандарт булмаган ятакчыклар — мобиль өстәлләр булачак. Бала ятакчыкларга йомшак баскычтан менә алачак. Ятакчыкны шулай ук сабыйларны карау өчен үзгәртеп корырга мөмкин», – дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, ТР ССМ Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов.
Медицина учреждениесе дизайнын «Татинвестгражданпроект» ДУП архитекторлары эшләгән. Балалар поликлиникасының һәр катын аерым бер төстә буяганнар: беренчесе — яшел, икенчесе — кызыл-сары, өченчесе – зәңгәр төстә. Диварлар татар халык әкиятләре геройлары белән бизәләчәк.
Сменасына 500 кешегә исәпләнгән олылар поликлиникасы бүлеге бинаның дүрт катында урын алачак. Беренчесендә табибларга язылу өчен инфоматлар, кабымханә, чишенү бүлмәсе, даруханә, санак томографы, ике рентген аппараты, маммограф һәм флюорограф белән тикшерү бүлеге, кизү табиб кабинеты, травмотология пункты, хатын-кызлар консультациясе урнашачак. Икенче катта терапевтлар кабинетлары, биш бригадалык ашыгыч ярдәм бүлеге ачылачак. Өченче катта пациентларны тар белгечләр кабул итәчәк, ә дүртенче катта көндезге стационар, функциональ диагностика кабинетлары, физиотерапия бүлеге эшләячәк.
Владимир Филатов сөйләвенчә, медицина учреждениесендә хезмәткәрләр ялларга әзерләнәләр. Яңа поликлиникага эшкә урнашырга 300 гә якын кеше теләк белдергән, аларның күпчелеге Салават Күперендә яши. «Без башка хастаханәләрнең яки поликлиникаларның кадрлар составына зыян китермәячәкбез, чөнки табибларны эзлекле рәвештә җәлеп итәбез», – дип төгәлләде ул.
Бүгенге көндә бинаның фасады һәм түбәсе әзер, монолит белән эшләр башкарылган һәм кирпеч салынган, идәннәр тигезләнгән, тәрәзәләр урнаштырылган. Бригадалар инженерлык челтәрләрен монтажлауны, идән һәм стена плитәләрен салуны, түшәмне төзүне, балалар мәйданчыгы белән территорияне төзекләндерүне дәвам итәләр. Төзелешнең заказчысы – «Татарстан республикасының төп инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, генераль подрядчы — «Алтын групп» ТК ҖЧҖ.
Яңа поликлиника Татарстанның иң эре дәвалау учреждениеләренең берсе булган 12 нче шәһәр клиник хастаханәсенә буйсыначак. Медицина оешмасының филиалларына 40 меңгә якын кеше беркетелгән. Аларда 637 табиб эшли — хирурглар, терапевтлар, кардиологлар, неврологлар, травматологлар һ.б. Ятакчыклар 410 пациентка исәпләнгән.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казанның Дәрвишләр бистәсендә 6 нчы балалар поликлиникасының филиалы ачылды. Дүрт катлы бина 6,4 мең кв.м мәйданны биләп тора. Заманча җиһазландырылган яңа медицина учреждениесе сменасына 180 кешегә исәпләнгән.