ТР рәисе һәм Казан мэры метрополитенның яңа станциясе төзелешенең барышын карадылар
ТР рәисе мәтбүгат хезмәте
ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин шәһәр метрополитенының «ТАССРның 100 еллыгы» яңа станциясе төзелеш мәйданчыгында булдылар.
Алар агымдагы елның февралендә башланган «Академическая» станциясеннән «ТАССРның 100 еллыгы» станциясенә кадәр сул яктагы тоннельны казу эшләренең тәмамлануын тикшерделәр.
Метроның икенче сызыгының беренче участогын төзү барышы турында «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов хәбәр итте. Ул «РКБ» станциясенә кадәр икенче юлны үстерү схемасын тәкъдим итте. Бүгенге көндә проектка әзерлек эшләре алып барыла – трассирлау, башлангыч мәгълүматлар җыю, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, метроның икенче сызыгы шәһәрнең биш районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачак. 5,37 км озынлыктагы беренче участок дүрт станцияне үз эченә ала: «ТАССРның 100 еллыгы» (Юлиус Фучик урамы), «Академическая» (Фучик һәм Завойский урамнары киселеше), «Зилант» (Фучик һәм Ломжа урамнары киселеше) һәм «Тулпар» (Җиңү проспекты һәм Сахаров урамы киселеше). Аларны 2027 елда ачу планлаштырыла.