Казанда 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр өлкәннәр декадасы узачак, аның кысаларында хәйрия акцияләре, мәдәни чаралар һәм спорт чаралары, экскурсияләр булачак. Өлкән буын кешеләрен көн саен автоинформаторлар аша җәмәгать транспортында котлаячаклар. Вакыйгалар программасы белән эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова уртаклашты.
«Өлкәннәрнең һәр ункөнлегенә без аеруча тырышып әзерләнәбез. Безнең җәмгыятьтә балачактан ук өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләнә. Әти-әниебез, әби-бабайларыбыз, өлкән буынның илебез белән бергә нинди катлаулы тормыш алып барганын без барыбыз да аңлыйбыз. Бу кешеләр илгә, республикага, шәһәргә гаять зур файда китерде, шуңа күрә без аларга ункөнлектә генә түгел, ә көн саен хөрмәт күрсәтергә тырышабыз», – дип билгеләде мэр Илсур Метшин.
Ул: «Дәүләт, өлкән буын алдында җаваплылыкны аңлап, пенсия системасын һәм ташламаларны камилләштерә, дип өстәде. Муниципалитетлар үзләре федераль закон буенча пенсионерларга финанс яктан ярдәм итә алмыйлар, әмма Казанда башкача, мәсәлән, «Тормыш сөюче» проекты аша хөрмәтләргә тырышалар», – дип өстәде.
«Игелекле Казан» пенсионерлар өчен Татарстан шәһәрләре буенча экскурсияләр оештыра
Мәктәпләрдә «Ветеран янәшәдә яши» һәм «Игелек һәм хөрмәт көне» акцияләре планлаштырылган. Балалар өлкәннәр, хезмәт һәм сугыш ветераннары өчен котлаулар, видеороликлар, көзге чәчәк бәйләмнәре, открыткалар һәм хатлар әзерләячәкләр. Моннан тыш, тематик очрашулар һәм концертлар, фестивальләр, «Яхшы очрашулар» һөнәрчелек ярминкәләре булачак.
Шәһәр районнарында Татарстан сәнгать осталары һәм иҗат коллективлары концертлары булачак. «Мәскәү» мәдәни үзәгендә шәһәр халкын 2 октябрьдә, «Чулпан» мәдәни үзәгендә – 3 октябрьдә, ә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә һәм Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында – 4 октябрьдә көтәчәкләр.
Мәдәният йортлары шәһәрлеләрне концертлар, акцияләр, кино күрсәтүләр һәм мастер-класслар белән котлаячаклар. Мәсәлән, 7 октябрьдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Тормыш сөючеләр» өчен «Листья желтые над городом кружатся» дип аталган көзге бал узачак. Башлана – 13:00, керү ирекле.
Ункөнлектә пенсионерлар Константин Васильев, Әмир Мәҗитов, Бакый Урманче музейларын, Илдар Зарипов галерея-студиясен бушлай карый алачак. Зоопаркта да ирекле керү оештыралар. Халыкны 1 һәм 3 октябрьдә 10:00 һәм 14:00 сәгатьтә көтәчәкләр. Үзең белән пенсия таныклыгы булырга тиеш.
«Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы экскурсияләрнең аерым программасын әзерләде. 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр Зөя, Болгар, Алабуга һәм башка шәһәрләргә сәфәрләр булачак. Экскурсиягә кайнар линия телефоны буенча язылырга +7 (843)558-74-18 мөмкин, шулай ук, бу номерга шалтыратып, кызыксындырган сорауларны да бирергә була.
Кайбер чараларны физик культура һәм спорт комитеты оештыра. Алар арасында – «Тән һәм җан яшь булсын өчен» су спорты бәйрәме, рус бильярды буенча шәһәр турниры һәм «55 яшьтән өлкәнрәкләр өчен» футбол ярышлары. Шулай ук ункөнлектә бильярд, шахмат, шашка, йөзү һәм өстәл теннисы буенча ярышлар узачак.
Традицион рәвештә гаилә коруларына түгәрәк даталарын билгеләп үтүче юбилярларны тантаналы шартларда котлыйлар. Тантанага 23 пар чакырылачак.
Өлкән яшьтәге кешеләргә медицина ярдәме һәм социаль ярдәм күрсәтәчәкләр
Гадәттәгечә өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлегенә аерым игътибар биреләчәк. Табиблар карауга мохтаҗ булган өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләрендә булачак, ә дәвалау-профилактика учреждениеләрендә пенсионерларны медицина белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча «Ачык ишекләр көннәре» узачак.
Өйдә хезмәт күрсәтелүче өлкән яшьтәге казанлыларга торакны җыештырырга һәм аны кышка әзерләргә, «Фатирны тәртипкә китерү» акциясе кысаларында тәрәзәләрне юарга ярдәм итәчәкләр. Шулай ук аларга «Социаль базны тутыр» инициативасы белән яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алачаклар һәм китерәчәкләр. Дубравная урамындагы ветераннар йортында яшәүчеләр өчен «Игелек һәм хөрмәт көне» чарасы планлаштырылган.
1 октябрьдә теләге булган һәркем берничә мунчага бушлай керә алачак. Үзең белән пенсия таныклыгы яки Россия Социаль фондыннан мөһер белән белешмә булырга тиеш.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пенсия яшенә якынлашкан һәм пенсия яшендәге гражданнарга эшкә урнашырга ярдәм итәчәк. Алар өчен дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр оештырыла. Чаралар 28 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә узачак. Узган ел өлкәннәр ункөнлегендә 17 кеше эшкә урнаштырылган иде.
ТКХ комитетында күпфатирлы йортларга җылылык җибәрү буенча кайнар линия эшли башлаячак. +7(843)223-19-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Ункөнлек турында тулырак мәгълүматны район хакимиятләренең кайнар линиясе телефоннары аша белергә һәм социаль өлкә мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
· Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
+7(843)223-22-33 (өст.1381, 1382)
· Вахитов һәм Идел буе районнары
+7(843)223-21-11 (өст.2383)
· Киров һәм Мәскәү районнары
+7(843)223-29-99
· Совет районы
+7(843)223-20-00 (өст.4132)
Исегезгә төшерәбез, Россия Социаль фонды мәгълүматлары буенча, 2024 елның 1 гыйнварына Казанда 286 мең 779 кеше иминият пенсияләре ала. 41 меңгә якын шәһәрле 80 яшьне узган, ә 73 казанлы быел 100 һәм аннан да күбрәк яшен билгеләп үтә.