Узган ялларда Казан укытучылары «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында иң яхшы катнашучылар рәтенә керде. ТР башкаласында илнең 79 төбәгеннән һәм Россия халыкларының 37 төрдәге тел вәкилләре җыелды. Казанның 19 нчы гимназиясенең татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова икенче урынны яулады, ә 346 нчы балалар бакчасыннан Эльвира Солтанова иң яхшы 5 тәрбияче исемлегенә керде.
Ул арада Казанның 108 нче мәктәбенең физика укытучысы Радик Хәбиров Татарстанны «Ел укытучысы – 2024» Бөтенроссия конкурсында, ә 179 нчы гимназия директоры Эльвира Наумова «Россиянең Ел директоры» конкурсында тәкъдим итәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетта шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
« «Ел укытучысы» һәм «Ел директоры» конкурсында катнашучыларыбыз өчен йодрыкларыбызны тотабыз, – диде мэр Илсур Метшин. – Алар исемлеккә керделәр һәм Казанны гына түгел, бөтен республиканы да тәкъдим итәчәкләр, бу инде ихтирамга лаек».
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, ел саен Казан укытучылары һәм директорлары лаеклы нәтиҗәләр күрсәтә. Төрле конкурс һәм ярышлардан, республика, Россия һәм халыкара олимпиадалардан медальләр алып, аларның укучылары да җиңүләр китерә. Балалар БДИ буенча югары уртача балл күрсәтәләр.
«Гомумән алганда, Казан мәгарифе безнең өчен — шәһәр үсешенең иң мөһим юнәлешләренең берсе, без моңа даими игътибар бирәбез һәм киләчәктә балаларыбыз тиешле шартларда белем алсын, үссен, Аллаһы һәм ата-аналар тарафыннан салынган сәләтләрне тормышка ашырсын өчен барысын да эшләячәкбез. Моның өчен барлык шартларны да тудырачакбыз, шул исәптән укытучыларыбыз өчен дә мәктәпләрдә уңайлы мохит булсын дип тырышабыз», – дип ышандырды мэр.
Ирек Ризванов сөйләвенчә, «Ел укытучысы – 2024» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы кичә Саратовта старт алган иде. Анда бөтен илдән иң яхшы 90 укытучы һөнәри осталыгын күрсәтәчәк.
Беренче турда катнашучылар «Дәрес» һәм «Педагогик интервью» үткәрәчәк. Сынаулар нәтиҗәләре буенча 20 лауреат билгеләнәчәк, алар конкурста инде Мәскәү өлкәсендә катнашуны дәвам итәчәк.
Икенче тур «Мастер-класс», «Брифинг» һәм «Блицтурнир»ны үз эченә ала, шуннан соң җиде призерны сайлаячаклар. Җиңүченең исеме 5 октябрьдә, Бөтендөнья Укытучылар көнендә билгеле булачак.
«Россиянең Ел директоры» Бөтенроссия конкурсы Калугада уза. Быел аңа 700дән артык гариза килгән. Финалга илнең 22 төбәгеннән 30 директор чыкты.