Кичә Казан Башкарма комитетында мэр Илсур Метшин җитәкчелегендә тарихи җирлектә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча эшлекле төркем утырышы узды. 14 проект каралды, алар алга таба Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге республика комиссиясендә тикшереләчәк.
Чарада төбәк башлыгы ярдәмчесе Олеся Балтусова, мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе Иван Гущин, Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, район хакимиятләре башлыклары һәм башкалар катнашты.
Каралган проектлар арасында Клара Цеткин урамындагы көнбатыш Россия электр челтәрләре базасын төзекләндерү концепциясе бар иде. Шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина билгеләп үткәнчә, проектны эшләгәндә белгечләр киңлекнең элеккеге Казан вертолет заводы мәйданчыгы белән бәйләнешенә, шулай ук объектның Казансу елгасы янында урнашуына игътибар иткәннәр. Сәнәгать бинасын киңлек атмосферасын тотып торачак өчпочмаклы түбәле гади архитектурада башкарырга планлаштыралар. Эшче төркем әгъзалары билгеләп үткәнчә, объектта шәһәр төзелеше эзләнүләре таләп ителми, әмма шул ук вакытта киңлекне кече архитектура җиһазлары белән бизәргә мөмкин.
Очрашуда катнашучылар Степан Халтурин урамындагы торак йорт проектын карадылар. Элек биредә балалар бакчасы бинасы урнашкан булган, аны авария хәлендә булу сәбәпле сүткәннәр. Фикер алышу өчен тагын бер проект Петербург һәм Ульянов-Ленин урамнары киселешендә кунакханә тибындагы күп функцияле комплекс булды. Бинаның дизайны кәрнизләр, түбәләр белән тулыланачак. Илсөяр Төхвәтуллина шулай ук Тихомирнов һәм Ульянов-Ленин урамнарындагы җәяүлеләр юлын төзекләндерү, Габдулла Тукай урамында түбәсендә терраса булган офис бинасы, Некрасов урамында сәүдә-офис бинасы төзү планнары турында сөйләде. Соңгысында тарихи мохит булдырырга планлаштыралар.
Эшче төркем һәр проект буенча фикер алышты. Киләчәктә алар тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча идарә тармаклары комиссия утырышына чыгарылачак, анда Рөстәм Миңнеханов катнашачак.