Татарстан башкаласының кайбер участокларында транспорт хәрәкәте һәм парковкасы чикләнәчәк. Бу БРИКС илләре саммитын әзерләү һәм уздыру өчен кирәк. Аппарат киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин массакүләм мәгълүмат чараларын мәгълүматны халыкка җиткерергә, ә казанлыларны – алдан маршрутны планлаштырырга чакырды.
«Барлык чикләүләр хокук саклау органнары һәм саммитны оештыру комитеты тәкъдимнәре буенча кертелә. Бу куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кирәк. Безнең бурыч – көтелмәгән хәлләр булмасын өчен, булдыра алган кадәр тулы мәгълүматны халыкка җиткерү», – диде Казан башлыгы.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров искә төшергәнчә, 22-25 октябрьдә түбәндәге участокларда транспорт хәрәкәте һәм парковкасы тыелачак:
Большая Красная ур. Жуковский урамыннан Япеев ур. кадәр;
Карл Маркс ур. Жуковский урамыннан Япеев ур. кадәр;
Театр ур. Дзержинский урамыннан Касаткин ур. кадәр;
Пушкин ур. Дзержинский урамыннан Бассейн ур. кадәр;
Карл Фукс ур. Бехтерев урамыннан Дзержинский ур. кадәр;
Лобачевский ур. Большая Красная урамыннан Дзержинский ур. кадәр;
Кремль ур. Беренче Май мәйданыннан Профессор Нужин ур. кадәр.
16 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр Универсиада авылы янындагы юлдан, Рауис Гәрәев һәм Петербург урамнары буйлап йөрү мөмкин булмаячак.
22-25 октябрь көннәрендә кирәк булган очракта түбәндәге участокларда транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр:
Пушкин ур. Марсель Сәлимҗанов урамыннан Дзержинский ур.кадәр;
Татарстан ур. Габдулла Тукай урамыннан Марсель Сәлимҗанов ур. кадәр;
Карл Маркс ур. Чехов урамыннан Жуковский ур. кадәр;
Толстой ур. Карл Маркс урамыннан Большая Красная ур. кадәр;
шулай ук Большая Красная, Жуковский, Адамюк, Малая Красная, Бассейн, Касаткин, Кызыл Татарстан урамнарында, «Вахитов» тимер юл станциясе буендагы автомобиль юлы буйлап.
Бу урамнар тирәсендәге йортларда яшәүчеләргә шәхси автомобильләрдә йөрүдән тыелырга һәм җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш ителә. «Машиналарыгызны йорт яны парковкаларында, гаражларда яки парковка чикләнмәгән башка участокларда калдырырга мөмкин», – дип билгеләп үтте Илдар Шакиров.
Өстәмә рәвештә 30 октябрьгә кадәр Казан Ратушасы янындагы Пушкин урамында участокта монтаж һәм демонтаж эшләре башкару сәбәпле транспорт хәрәкәте чикләнгән.
Шулай ук саммит үткәрү чорында 6:00 дән 21:00 гә кадәр Кече һәм Зур Казан боҗрасы чикләрендә йөк күтәрүчәнлеге биш һәм аннан да күбрәк тонна булган йөк транспорты хәрәкәтен чикләү гамәлдә булачак. Шәһәр автомобиль юллары буенча 22-24 октябрьдә куркыныч йөкләр ташуны тыячаклар.
Транспорт хәрәкәтен һәм парковкасын чикләячәк урамнарның тулы исемлеген сылтама буенча күрергә мөмкин.