Бүген Казан Кремленнән Лысычанск һәм Рубежноега «Игелекле Казан» автоном коммерциягә карамаган оешма эгидасы астында шәһәр халкы һәм предприятиеләр тарафыннан җыелган гуманитар йөкнең быел дүртенче партиясен җибәрделәр. Татарстанның җаваплылыгына кергән шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен гомуми авырлыгы 91 тоннадан артык булган азык-төлек, көнкүреш химиясе һәм төзелеш материаллары белән биш фура әзерләгәннәр. Кәрванны җибәрүне ТР башкаласы мэры Илсур Метшин тикшерде.
«Чираттагы 16 нчы гуманитар йөк безнең коллегаларга Лысычанскка китә. Хәзер иң мөһиме — төзелеш һәм түбә материаллары, поликарбонат, көнкүреш химиясе һәм безнең кадерле Лысычанск халкы сораган бар нәрсә. Тыныч тормыш җайга салына. Без аларга һәрнәрсәдә ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Битараф булмаган казанлыларга, сәнәгать предприятиеләренә, гуманитар ярдәм җыюда катнашкан кече һәм олы бизнес эшмәкәрләренә рәхмәт белдерәсем килә. Без бу эшне һичшиксез дәвам итәчәкбез», — диде шәһәр башлыгы Илсур Метшин һәм машина йөртүчеләргә хәерле юллар теләде.
Казан даими рәвештә Лысычанск һәм Рубежноеда яшәүчеләр белән элемтәдә тора һәм аларның үтенечләренә, ихтыяҗларына җавап бирә, балаларга азык-төлек, дарулар һәм төзелеш материаллары, җылы әйберләр, уенчыклар һәм татлы күчтәнәчләр җибәрә.
Бу юлы шәһәрләрнең торак фондын һәм коммуналь инфраструктурасын торгызу өчен кирәкле материалларга басым ясалды. Аерым алганда, Лысычанск һәм Рубежноега 47 тонна шифер, 19 тонна йомычка плитәсе, тугыз тонна поликарбонат, шулай ук махсус техника өчен кору детальләре, азык-төлек продуктлары һәм гомуми авырлыгы 16 тоннны тәшкил иткән көнкүреш химиясе җибәрелгән.
Гуманитар кәрванны әзерләүдә гадәттәгечә Казан предприятиеләре катнашты. Мәсәлән, Лысычансктагы 2 нче балалар музыка мәктәбенә «Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» АҖ видеомәгълүмат һәм график мәгълүматларны тапшыру өчен компьютер һәм сизгер экран, азык-төлек һәм кәнсә товарлары бирде. Даими нигездә «Аквапарк-Сувар» һәм «Отель «Ривьера» ширкәтләре ярдәм күрсәтә, алар ай саен складка продуктлар һәм беренче кирәк-ярак товарларын китерә.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле шәһәр мэриясе «Игелекле Казан» белән берлектә әлеге шәһәрләргә 83 фурада 1574 тонна гуманитар ярдәм җибәргәннәр. Соңгы җибәрү июньдә булды — Лысычанск һәм Рубежное халкы өчен гомуми авырлыгы 65 тоннаны тәшкил иткән азык-төлек, дарулар, төзелеш материаллары, кору детальләре һәм махсус киемнәр белән өч зур йөк машинасы әзерләнгән иде.
Исегезгә төшерәбез, Казанда гуманитар ярдәм җыю пунктлары эшләвен дәвам итә, ә йөкләрне җыюның бердәм ноктасы — Горький шоссесында урнашкан склад. Бинаны бушлай шәһәр эшмәкәрләренең берсе тәэмин иткән.