Татарстан башкаласына XVI БРИКС саммитында катнашучылар килүләрен дәвам итә. Бүген иртән «Казан» халыкара аэропортында Эфиопия премьер-министры Абий Әхмәдне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.
Эфиопия Федератив Демократик Республикасы БРИКСка рәсми рәвештә 2024 елның 1 гыйнварында керде. Илне берләшмәгә кертү турындагы карар 2023 елның августында Йоханнесбургта (Көньяк Африка Республикасы) саммитта кабул ителде, дип хәбәр итә Татарстан башлыгы матбугат хезмәте.
Моңа кадәр шәһәргә Серб Республикасы (Босния һәм Герцеговина) президенты Милорад Додик, Яңа үсеш банкы (ЯҮБ) президенты Дилма Роуссефф, Венесуэла вице-президенты Делси Родригес, Бразилия Тышкы эшләр министры Мауро Виейра, Шри-Ланка Тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Аруни Виджевардане килде.
Соңгы мәгълүматларга караганда, масштаблы сәяси вакыйгада барлыгы 36 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләре катнашачак. Шул ук вакытта 22 делегацияне дәүләт лидерлары җитәкләячәк.
БРИКС саммиты Казанда 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген рәсми булмаган төшке ашка килүче делегация башлыкларын каршы алачаклар. Иртәгә тар һәм киңәйтелгән составларда утырышлар планлаштырылган. Аннары делегация башлыкларының рәсми очрашуы һәм кабул итү тантанасы узачак. 24 октябрьдә «аутрич» һәм «БРИКС плюс» форматларында пленар утырышлар узачак. Саммит Россия президенты Владимир Путинның матбугат конференциясе белән тәмамланачак.