Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен КХР рәисе Си Цзиньпин, Көньяк Африка Республикасы президенты Матамела Сирил Рамафоса һәм Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди килде. Аэропортта кунакларны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар каршы алды.
Төбәк башлыгы матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, Һиндстан берләшмәгә нигез салынганнан бирле БРИКС составында тора. Дөньяның иң эре икътисадларыннан берсе буларак, әлеге ил төркем чараларында актив катнаша.
Көньяк Африка республикасы 2010 елда Кытайдан берләшүгә керергә чакыру алды, ә 2011 елда рәсми рәвештә төркемгә кушылды. Көньяк Африка Республикасы барлык Африка континенты мәнфәгатьләрен актив алга сөрә, үзен бу территория вәкиле итеп күрсәтә. Узган ел Көньяк Африка республикасы БРИКСта рәислек итте.
Кытай — БРИКСның төп әгъзаларының берсе. Ил хакимияте берничә тапкыр берләшмәне киңәйтүне ачыктан-ачык хуплады, ә 2022 елда дәүләт БРИКСта рәислек итте.
Элегрәк Казанда Серб Республикасы (Босния һәм Герцеговина), Венесуэла, Бразилия, Шри-Ланка, Эфиопия вәкилләрен, шулай ук Яңа үсеш банкы президенты Дилма Роуссеффны каршы алдылар.
Барлыгы, соңгы мәгълүматларга караганда, масштаблы сәяси вакыйгада 36 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләре катнашачак. Шул ук вакытта 22 делегацияне дәүләт лидерлары җитәкләячәк.
БРИКС саммиты Казанда 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген рәсми булмаган төшке ашка килүче делегация башлыкларын каршы алачаклар. Иртәгә утырышлар тар һәм киңәйтелгән составларда планлаштырылган. Аннары делегатларның рәсми очрашу һәм тантаналы кабул итү тантанасы узачак. 24 октябрьдә «аутрич» һәм «БРИКС плюс» форматларында пленар утырышлар узачак. Саммит Россия Президенты Владимир Путинның матбугат конференциясе белән тәмамланачак.