Россия Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм Илсур Метшинны «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләде
Казан шәһәре KZN.RU
Социаль-икътисади бурычларны хәл итүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде, Казан мэры Илсур Метшин – II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән, ТР премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. Тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Россия Президенты Владимир Путин Илсур Метшинга шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Бүләкләү Мәскәү Кремленең Екатерина залында узды.