Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республика һәм шәһәр үсешенә керткән зур өлешләре өчен халыкка дәүләт бүләкләре тапшырды. Котлау тантанасы Ратушада дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXXVI сессиясендә узды.
Батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен РФ Президенты указы белән Сержант Асиф Бабаев Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Иҗтимагый әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга керткән зур өлеше өчен Мактау ордены Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкинга тапшырылды.
Дуслык орденына шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров лаек булды.
Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен ТР Рәисе указы белән «Ана даны – Материнская слава» медале белән биш бала анасы, татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 147 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Әлфия Насриева бүләкләнде.
РФ Президенты указы нигезендә Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.
Россия Федерациясендә җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен Башкарма комитетның административ-техник инспекциясе идарәсе башлыгы Наил Минвәлиевка «Россия Федерациясенең атказанган җирле үзидарә хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакировка иҗтимагый әһәмиятле чараларны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашканы өчен Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте белдерелде.
ТР Рәисе Указы белән югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән аерым өлеше, күпьеллык нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлеге һәм актив җәмәгать эше өчен КФУның юридик факультеты деканы, Казан шәһәр Думасы депутаты Лилия Бакулина «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.
«Фидакарь хезмәт өчен» медален Казан Башкарма комитеты аппараты Эшләр идарәсенең Казан ратушасында чаралар үткәрү бүлеге башлыгы Динә Латфуллина алды.
Музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасының атказанган артисты» мактаулы исеменә La Primavera Казан камера оркестрының оркестры солисты Елена Лось лаек булды.
Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина «Татарстан Республикасының атказанган архитекторы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары өчен 9 нчы балалар шәһәр поликлиникасы табиб-инфекционисты Людмила Морозова «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем алды.
2 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Эльвира Сәлаховага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Казанның 1 нче пассажир автотранспорт предприятиесе автобусы йөртүчесе Александр Максимов «Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Республиканың төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлеше өчен «Шәһәрне төзекләндерү» МУП директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Камил Закиров «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче номерлы татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рамилә Фәтхиевага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.
М.Вахитов исемендәге Казан химия комбинатының «Нәфис Косметикс» сабын җитештерү заводы идарәсенең автоматик системалар буенча өлкән операторы Светлана Бичурина «Татарстан Республикасының атказанган химигы» дигән мактаулы исем белән бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен заманча музыка үзәге директоры София Гобәйдуллинага, Казан шәһәр Думасы депутаты Ләйлә Гарифуллинага Татарстан Республикасы Рәисенең рәхмәте белдерелде.