Узган ел «Мәдәният» милли проекты буенча Казанның музыка мәктәпләренә 20 млн сумлык инструментлар һәм җиһазлар сатып алынган. Соңгы биш елда шәһәрнең сәнгать мәктәпләрен җиһазлау һәм капиталь ремонтлау өчен муниципаль, республика һәм федераль бюджетлардан барлыгы 428 млн сумнан артык акча җәлеп ителгән. «Гаилә» милли проекты буенча мәдәни учреждениеләрне ремонтлау быел да дәвам итәчәк. Побежимов урамындагы 25 нче номерлы китапханәдә ремонт эшләрен башлау планлаштырыла. Мондый мәгълүматларны эшлекле дүшәмбедә 2024 елдагы эш нәтиҗәләре буенча мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов китерде.
«Безнең мәдәният идарәсе инфраструктурасының, бигрәк тә барлык сәнгать мәктәпләренең нинди аяныч хәлдә булуын яхшы хәтерлим. Милли проект, системалы ярдәм нәтиҗәсендә бездә алты музыка һәм сәнгать мәктәбендә «Мәдәният» милли проекты кысаларында агымдагы капиталь ремонт ясалды. Аңа алмашка «Гаилә» проекты килде, шуңа күрә бу эш дәвам итәр, дип өметләнәбез», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Узган ел материаль-техник базаны яңарту һәм методик әсбаплар алу өчен дүрт өстәмә белем бирү учреждениесе 5әр млн сум акча алган. Алар арасында – 2 нче балалар сәнгать мәктәбе, шулай ук 3, 6 һәм 7нче балалар музыка мәктәпләре. Мәдәният учреждениеләренә рояльләр, фортепиано, баяннар, кыллы һәм башка төрле уен кораллары сатып алганнар.
Гомумән алганда, 2019 елдан 2023 елга кадәр 18 учреждение өчен фортепиано сатып алынган, балалар җыелма симфоджаз-оркестры тулысынча җиһазландырылган, 4 нче балалар музыка мәктәбендә музыка кораллары яңартылган. Моннан тыш, бу вакыт эчендә 1 нче һәм 2 нче музыка мәктәпләрендә, 10 нчы балалар сәнгать мәктәбендә һәм башка мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрелде.
Бүгенге көндә шәһәрнең мәдәният учреждениеләренең 95% ы яңа яки капиталь ремонтланган. Азат Абзалов ачыклык керткәнчә, «Гаилә» милли проекты буенча капиталь ремонт программасына Казанның Авиатөзелеш районында Побежимов урамындагы 25 нче номерлы китапханә кертелгән. Ремонт эшләренең беренче этабы быел ук башланачак.
Шәһәрдә Казан мәдәният идарәсе карамагындагы барлыгы 25 сәнгать мәктәбе ачылган. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 8,4 мең бала белем ала. Музыка белгечлекләре арасында иң таләп ителгән юнәлешләр: фортепиано, гитара һәм хор белән җырлау. «Рәсем сәнгате» юнәлеше буенча балалар сәнгать мәктәпләрендә дә конкурс тотрыклы югары, бер урынга уртача өч кеше.