Яз иртә
килү сәбәпле, шәһәр
хакимияте Казан территориясен гадәти хәлгә китерү өчен – 19 апрельдә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә
үткәрү турында карар кабул итте. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Татарстан
башкаласының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов хәбәр итте.
«Өмәне иртәрәк чорга күчерү турындагы карарны хуплыйм.
Бүген без Рөстәм Гыйльфан улы Гафаров (мөх.ред.иск. – шәһәр башкарма комитеты
җитәкчесе), Игорь Владимирович Куляжев (мөх.ред. – башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары), район администрацияләре башлыклары, ТКХ комитеты, төзекләндерү оешмалары белән бу мәсьәләне тикшерәчәкбез.
Мин кичә дә шәһәрне йөреп кайттым: якшәмбе көн булуга карамастан, кешеләр эшләделәр
һәм җыештырдылар. Ләкин кыштан соң тәртип урнаштырырга кирәк. Эш күп, сез аны
күрәсез һәм беләсез», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр
хезмәтләре урам-юл челтәрен һәм парк территорияләрен җыештыра башлаган инде.
Алар урамнарны тузаннан
чистарта, юлларны, җир
асты һәм җир өсте кичүләрен юа, чүп-чар җыя, эрүен тизләтү өчен кар калдыкларын
тарата. Эшләр
күләме шактый зур.
Илсур
Метшин сәнәгать оешмалары,
уку йортлары, идарәче компанияләр, медицина оешмалары җитәкчеләрен, бина милекчеләрен
территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү мәсьәләләренә аерым игътибар
бирергә өндәде.
«Безгә,
күнеккәнчә, бөтен дөнья белән чыгарга, җыештырырга һәм тәртип урнаштырырга
кирәк. Һәм яңа җәйге сезонны, ә иң мөһиме – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80
еллыгын – чистартылган һәм чиста шәһәр итеп каршы алырга кирәк. Май бәйрәмнәре башына, апрель аенда без яхшылап җыештырырга тиеш,
барыгызның да кушылуын үтенәм»,
– диде шәһәр башлыгы.
Исегезгә
төшерәбез, узган ел икеайлык чорында шәһәрне санитар чистарту буенча гомуми
мәйданы 22,5 млн кв.м, 17 млн кв.м яшел зоналарны һәм 5,8 меңнән артык
ишегалдын тәртипкә китерделәр. Полигоннарга 294 мең кубометр төрле калдыклар
чыгарылган иде.