Казан метросында якын киләчәктә юл жетоннарыннан тулысынча баш тартачаклар. Бу QR-код буенча түләү системасын кертү һәм тотрыклы мобиль элемтә һәм Интернетка керү мөмкинлеген тәэмин итү нәтиҗәсендә мөмкин булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе директоры Айдар Абдулхаков хәбәр итте.
«Яңа технологияләр кертелә, әмма бу модага иярү түгел. Быел безгә хәтта тоннельләрдә дә яхшы Интернет тәэмин итәргә һәм QR-кодлар буенча түләүне кертергә вәгъдә итәләр. Бездә туристлар шәһәрдән 7 млн сумлык жетоннар алып китә, шул рәвешле без жетоннардан баш тартачакбыз», – дип шәрехләде Казан мэры Илсур Метшин.
Докладчы билгеләп үткәнчә, быел «Метроэлектротранс» МУП өч кертемле килешүне гамәлгә ашыра башлаячак, шуның нәтиҗәсендә Казан метросында киләчәктә тотрыклы мобиль элемтә һәм Интернетка керү булачак, ә турникетларны яңарту, QR-кодлар технологиясен кертеп, жетоннар кулланудан баш тартырга мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Kazan Digital Week Халыкара форумы кысаларында «Метроэлеткротранс» МУПсе шәһәрнең транспорт системасына цифрлы технологияләр кертү турында берничә килешү имзалады. «МТС» кәрәзле элемтә операторы белән метрополитенның бөтен территориясендә мобиль элемтәне тотрыклы каплауны тәэмин итү буенча уртак эш алып барылачак.
«Яндекс» компаниясе белән хезмәттәшлек, iOS һәм Android смартфоннарында «Яндекс Go» кушымтасын кулланып, QR-код һәм Bluetooth тамгасы белән түләү технологиясен кертеп, турникетларны яңартуны күздә тота.
Сбербанк белән килешү «Тукай мәйданы» метро станциясе вестибюльләренең берсендә акыллы турникетлар кертүне күздә тота. Мондый карар станциянең үткәрү сәләтен 50% ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.