Казанда
2026–2027 елгы ягып җылыту сезонына әзерлек эшләре тәмамлана. Башкалада өч
җылылык электр үзәге, «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте карамагындагы 125,
«Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең 45 ведомство һәм өч район котельнясы әзер,
дип хәбәр итте бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе утырышында
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
Күләме буенча бик зур эшләр башкарыла, кышка диаметры
50 мм дан 1200 мм га кадәр булган 2 мең чакрымга якын тышкы җылыту
торбалары, үзәктән җылытыла торган күпфатирлы 5586 йортта 9 мең чакрымга
якын йорт эчендәге җылыту челтәре юылырга, көчле басым ярдәмендә сыналырга
тиеш. Шулай ук 900гә якын бюджет учреждениесендә, төрле милек төрендәге 9,5
меңнән артык предприятиедә һәм оешмада җылыту системалары тикшерелә.
«Татэнерго»
акционерлык җәмгыяте карамагындагы Казан җылылык челтәрләре 23 чакрым җылылык
челтәрен (эшләр 99%-ка үтәлгән) яңартып төзекләндергән. «Казэнерго» акционерлык
җәмгыяте 2026 елда 14 чакрымга сузылган челтәрне (эшләрнең 69%-ы башкарылган)
алыштыра.
Социаль өлкә
объектларының 95%-ы кышка әзер. Йортларның 98%-ында җылылык челтәрләрен су
белән юдыру, аларның ныклыгын көчле басым ярдәмендә тикшерү эшләре башкарылган.
Шәһәр комиссиясе барлыгы 16,5 мең кулланучының, шул исәптән 6 053 күпфатирлы
йортның, бюджет өлкәсендәге 878 объектының, 9,5 мең башка кулланучының кышка
әзерлеген бәяли.
«Соңгы елларда
Казанда алты сәгатьтән дә озаграк вакытка җылылыкны туктату белән бәйле авария
очраклары теркәлмәде. Бу залда утыручы җитәкчеләрнең, республика хөкүмәтендәге
хезмәттәшләребезнең, җылылык белән тәэмин итә торган оешма җитәкчеләренең,
аларның коллективларының системалы эшчәнлек нәтиҗәсе. Чараларның барлык төре дә
алдан үтәлә. Җылылык белән тәэмин итү системасы – ул гаять зур комплекс, бу
очракта күпфатирлы алты мең йортны, шәһәребезнең йөзләгән социаль өлкә
объектларын әзерләргә кирәк. Яңа ягып җылыту сезоны алдыннан быел да яхшы
әзерлек эшләре башкарылды. Кыш артык мәшәкатьсез килсә ярар иде, дип теләргә
кала», – дип фикерләре белән уртаклашты Казан мэры Илсур Метшин.
Әзерлек эшләре Россия
Федерациясе Энергетика министрлыгы тарафыннан 2024 елның 13 ноябрендә кабул
ителгән 2234 номерлы боерыгы нигезендә гамәлгә ашырыла. Әлеге документка таянып
түбәндәге сроклар билгеләнгән: торак фондның әзерлек паспортлары 10 сентябрьгә
кадәр рәсмиләштерелергә, җылылык белән тәэмин итә торган предприятиеләр рөхсәт
документларын 25 октябрьгә, Казан шәһәре кышка әзерлек паспортын 15 ноябрьгә
кадәр алырга тиеш.
Шәһәрдә югары
әзерлекле торак фондлары белән бергә артта калучылар исемлеге дә яңгырый.
Ел саен мондыйлар арасында торак милекчеләре ширкәтләре, зур булмаган идарәче
компанияләр барлыгы ачыклана. Быел Киров районының Батыршин урамында урнашкан
өч йорт аеруча игътибар үзәгендә. Чөнки аларның икесендә әле әзерлек эшләре
башланмаган да. Киров районы прокуратурасы торак милекчеләре ширкәте
җитәкчесенә кисәтү ясаган, Татарстанның Дәүләт торак инспекциясенә
вәзгыять турында хәбәр ителгән.
Кулланылган ресурслар
өчен исәп-хисапларның тулылыгы һәм вакытында түләү чаралары әзерлек сыйфатына
йогынты ясый торган мөһим күрсәткечләрнең берсе булып тора. Хәзерге вакытта шәһәр
халкының коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 1,6 миллиард сумнан артып китә. Шул
ук вакытта идарәче оешмалар ресурслар белән тәэмин итүче компанияләргә 258
миллион сум гына тиеш – моңа бурычларны түләтү буенча алып барыла торган
системалы эш белән ирешелә.