Татарстан башкаласында Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм иткәндә җәмәгать тәртибен саклауда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының 1,5 мең хезмәткәре, шулай ук Росгвардия хезмәткәрләре һәм хәрбиләре катнашачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Ринат Габитов белдерде.
«Һәр чарада иминлекне тәэмин итү – иң беренче бурычыбыз. Шәһәрдә кертелгән өстәмә куркынычсызлык чаралары турында һәркем белергә тиеш. Бу – иң элек казанлыларны һәм кунакларыбызны саклау, алар турында кайгырту. Шәһәр халкы моны дөрес аңлар дип ышанам», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Бәйрәм мәйданчыкларына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчелегеннән җаваплы хезмәткәрләр беркетеләчәк. Шулай ук тәртип саклауга шәхси сак оешмалары эшчеләрен, ирекле халык дружинасы әгъзаларын, муниципаль хезмәткәрләрне һәм хокук саклау отрядлары вәкилләрен җәлеп итү планлаштырыла.
Хокук саклаучылар кешеләр күп җыелган урыннарда террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аерым игътибар бирәчәк. Мәйданчыклар койма белән әйләндереп алыначак, ә килүчеләр агымын көйләү өчен киртәләр һәм чатырлы тикшерү пунктлары урнаштырылачак. Кешеләрне кертү стационар һәм кул металлодетекторлары ярдәмендә оештырылачак. Чаралар башланганчы, территорияләрне кинологлар этләре белән һәм саперлар тикшерәчәк.
Кизү тору хезмәтләрен, тикшерү-оператив төркемнәрен һәм урамнарда патрульлек итүче полиция төркемнәрен көчәйтү күздә тотыла. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен видеокүзәтү системасы, шул исәптән «Имин шәһәр» аппарат комплексы мөмкинлекләре кулланылачак.
Полиция чаралар уза торган урыннарны гына түгел, шәһәрнең мөһим объектлары өстендәге һава киңлеген дә күзәтәчәк.
«Бәйрәм көннәрендә тәртипне саклау – барлык министрлык һәм ведомстволарның бердәм, оешкан эшеннән турыдан-туры бәйле. Бөтен җаваплылыкны аңлап, бергә эшләгәндә генә без кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итә алачакбыз», – диде Ринат Габитов.
Кешеләр күп җыелган мәйданнарга транспортның рөхсәтсез керүен булдырмас өчен, төзелеш блоклары һәм йөк техникасы ярдәмендә хәрәкәтне чикләү каралган. Шулай ук чаралар уза торган урыннарда ашыгыч медицина ярдәме бригадалары һәм янгын сүндерүчеләр кизү торачак.
«Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы шәһәрдә бәйрәм чаралары тыныч, гадәттән тыш хәлләрсез һәм башка хокук бозуларсыз үтсен өчен барлык кирәкле чараларны күрә», – дип билгеләп үтте Ринат Габитов.